Буада өлкәннәрне зурладылар

12 октябрь 2017 ел 16:21
Буада өлкәннәрне зурладылар

Бүген Буа мөхтәсибәте белән берлектә “Хаҗилар” мәчетендә Буа районы һәм авылларыннан килгән өлкәннәр өчен  корбан ашы оештырдылар. Җыелышта районның имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов һәм мәчет имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов катнашты. Мөхтәсиб картларны үткән бәйрәмнәр белән һәм яңа һиҗри ел белән котлады,  ислам динендә өлкән кешеләрнең зур дәрәҗәгә ия булуы турында вәгазь дә сөйләде. Фәһим хәзрәт килгән кунакларга мәхәллә исеменнән рәхмәтен җиткерде һәм өлкән буынга үзенең киңәшләрен бирде.

Чара барышында сүз Аксакаллар шурасы вәкилләренә дә бирелде. Мөхтәсиб арада иң өлкән абыстай булган Равия ханым  Дүәләтшинаны гомер бәйрәме белән котлап, мөхтәсибәт исеменнән рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.  Чара Коръән аятләре укып тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана