Кукмара районы дин әһелләре хөкем ителгәннәр белән очрашты
20 октябрь 2017 ел 16:22
Кукмара районының мөселман дини оешмалары хокук саклау органнары белән берлектә закон бозучыларны рухи-әхлакый мәгънәдә агарту эшен уртак көч белән оештыра. Мәсәлән, күптән түгел Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат Курамшин гаилә проблемалары буенча шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр белән очрашты. Җыелган ир-атлар алдында чыгыш ясап, Ришат хәзрәт гаилә кыйммәтләрен искә төшерде, ир кешенең гаиләдәге роле, хәрам, ягъни Аллаһы Тәгалә тыйган нәрсәләрнең зарары турында сөйләде, шулай ук балаларны тәрбияләү һәм ир-хатын мөнәсәбәтләренә кагылышлы кайбер проблемалар хакында ислам тәгълиматы яссылыгында аңлатмалар бирде. Ахырдан Ришат хәзрәт сорауларга җавап бирде һәм очрашуга килүчеләрнең һәрберсенә дә үзенең яңа гына дөнья күргән иҗат җимешен – “Җаннарыбыз тынгылык эзли” дигән китабын бүләк итте.
Соңгы яңалыклар
13 февраль 2020 ел 15:56
12 февраль 2020 ел 15:29
11 февраль 2020 ел 10:49
10 февраль 2020 ел 15:49