"Тынычлык"та кышкы каникуллар ничек узды?

12 гыйнвар 2018 ел 17:31
"Тынычлык"та кышкы каникуллар ничек узды?

2018 нче ел гыйнвар аеның беренче атнасында, балалар өчен кышкы лагерь-күркәм ял уздыру бәхетенә ирештек. Балаларның ялларын файдалы-кызыклы итеп үткәрүләренә ирешү өчен, "Тынычлык" мәчет комплексында нәтиҗәле ял оештыруны сорап, мәхәлләгә йөручеләр имам-хатыйбка үтенеч-тәкьдим белән мөрәҗәгать иттеләр. Мөтәвәлият җыелышында, барчасы да, тәкьдимне ихлас хуплаганнан соң, мәчет хисабына балаларны бушлай ял иттерергә,- дигән нәтиҗә чыгардылар. hәм, шул нисбәттән, сәгать 11-16 аралыгында ата-аналар балаларын мәчеткә йөрттеләр. Алар белән тиешле hөнәр ияләре ( мөгаллим- мөгаллимәләр)- әйдәманнар шөгыльләнде. 

Шушы кыска гына вакыт эчендә үзләренең hөнәрләрен, төрле уен-бәйгеләрдә катнашып, нәрсәгә сәләтле булуларын курсәттеләр. Викториналарда, татарча сәнгатьле итеп сөйләү буенча, шигырь бәйгесендә катнаштылар. "Әти-әнине хөрмәтләү, туган илне, туган телне ярату, Татарстаныбыз белән горурлану, "Ислам нигезләре" темаларын өйрәнү әңгәмәләрендә катнаштылар. Үзләре дә чыгышлар ясадылар. Нәтиҗәдә, лагерьда катнашкан hәр бала телебезне үстерүдә дә, әти-әни хакын зурлаү буенча, намаз укып, яхшылык- изгелек сыйфатларын үстерүгә Хас булган уңай мәгьлүмат алдылар. 

Лагерьның сонгы көнендә дә, мәчет эчендә, балалар өчен зур бәйге оештырылды. "Сорау-җавап" викторинасы да кызыклы, нәтиҗәле узды. Килгән әти-әниләр дә бик канәгать булдылар, олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Алдан әзерләнгән транспортларда ипподромга барып, атларда йөрү бәхетенә ирештеләр. Шулай итеп, "Тынычлык" мәчетендә беренче тапкыр кышкы лагерь узды. Балалар белән бергә без дә, әти-әниләр дә ихлас шатландык! 

Ә язгы лагерь, мәчетебездә, 5 елдан бирле эшләп килә. Дәвамлы булсалар иде! - дип телисе генә кала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана