Баулының “Гали” мәчетендә хәйрия ярминкәсе үтте

12 март 2018 ел 11:12
Баулының “Гали” мәчетендә хәйрия ярминкәсе үтте

Кичә иртәнге сәгатьләрдән мәчеттә бәйрәм рухы хакимлек итте. Бинага керүчеләрне татар халкының борынгы көнкүреш кирәк-яраклары - кулдан чигелгән сөлгеләр, сәке япмалары, ашъяулыклар һәм башка ысуллар белән ясалган күргәзмә һәм хуҗабикәләрнең уңганлыгын чагылдырган, авыздан сулар китергән тәм-томнар куелган өстәлләр каршы алды. Алар янында кул эшләре – бәйләгән бияләй-оекбашлар, теккән һәм чиккән кул эшләнмәләре урын алды.

- Бүген мәчеттә шундый гадәти булмаган чара үткәрергә уйладык. Моны мәчеткә йөрүче апаларыбыз бертавыштан күтәреп алдылар, – дип сөйләде безгә Баулының имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов. – Күргәзмәдәге борынгы әйберләр – үткәнебезне искә төшереп соклану өчен. Ә гүзәл затларыбызның кул эшләнмәләре җомга намазына килүчеләргә сатылачак. Бүгенге ярминкәдән кергән акчалар мәчет төзелешенә юнәтелә.

Бик кирәкле, бик саваплы эш бу, – дип үзенең фикерләре белән бүлеште Гөлсорур абыстай. Мондый чара әле бездә беренче тапкыр үтә, аңа кушылган, әйберләр сатып алган һәр кешенең изге гамәлен Аллаһыбыз кабул кылсын. Өстәлләрдәге ризыкка, байлыкка карап күзләр сөенә. Мәчеткә йөрүче һәрберебез бүген үзеннән өлеш кертте. Мин торт пешереп алып килдем. Бәйләгән оекбаш, бияләйләрем, өйдә кию өчен бәйләнгән башмаклар бар иде, аларны да алып килдем. Аларны сатудан кергән акчалар бездән зәкат буларак китәчәк, Алла боерса.

Берничә өстәлне берләштереп ясалган күркәм табында бавырсак, вак чәк-чәк, пешерелгән чәчәкләр, тәбикмәк, коймак, кыстыбый, өчпочмак, вак бәлеш бар иде.

- Бик матур көн бүген мәчетебездә, – диде Әнисә апа Биктимерова. – Җомга намазына килүчеләр сатып алса яхшы, кереме саваплы эшкә китәсе бит. Бүген алар өчен чәй табыны да әзерләп куйдык. Мин махсус каз ите белән пешерелгән шулпага балтырган салдым, кабак токмачы кисеп пешердем. Бик тәмле аш ул. Бүген кардәшләребезне шуның белән сыйлыйбыз.

Шулай итеп, мәчеткә җомга намазына килүчеләр рухи азык белән беррәттән бәйрәмчә кәеф алып, халкыбызның аш-суыннан авыз итеп тә киттеләр.

Бу көнне мәчеткә 100дән артык кеше килде. Һәрберсе нәрсә дә булса сатып алырга тырышты. Нәтиҗәдә 9 мең тирәсе акча  жыелды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана