Кукмара мәдрәсәсендә – 19 нчы чыгарылыш

14 май 2018 ел 09:34
Кукмара мәдрәсәсендә – 19 нчы чыгарылыш

13 май көнне Кукмара мәдрәсәсендә быелгы чыгарылышка багышланган тантаналы мәҗлес үткәрелде. 16 майда Рамазан ае башлану сәбәпле, әлеге чара гадәттәге календарь графиктан бераз иртәрәк оештырылды. Җыенның беренче өлеше мәдрәсәне тәмамлаучы шәкертләргә шаһәдәтнамәләр тапшыруга багышланган иде.

Быел мәдрәсәнең һөнәри бүлеген 30, ә башлангыч бүлеген 73 шәкерт – барлыгы 103 кеше тәмамлады. 4 еллык һөнәри бүлекне тәмамлаучы 30 кешенең 20 се – ирләр, 10 сы – хатын-кызлар. Аларга урта һөнәри дини белем алуны раслаучы дипломнар тапшырылды. 3 еллык башлангыч бүлекне тәмамлаучы 73 кешедән ир-егетләр – 16 кеше, хатын-кызлар исә биредә күбрәк – 57. Укучыларның яшәү урыннарына килгәндә, аларның күпчелеге Кукмараның үзеннән һәм Кукмара районы авылларыннан. Шулай да, мәдрәсәдә башка төбәкләрдән дә килеп укычылар байтак, мәсәлән, Саба, Мамадыш районнарыннан, шулай ук күрше Киров өлкәсеннән.  

Шунысы сөендерә – мәдрәсәне тәмамлаучыларның байтагы дин юлында хезмәт итә. Кукмара районында эшләп килүче 71 мәхәлләнең кырыгында район мәдрәсәсәсен төрле елларда тәмамлаган шәкертләр имам вазифасын башкара. Быелгы чыгарылыш шәкертләре арасында да үз авылларында имам-хатыйб вазифасын башкаручы 6 кеше бар. Авыл мәчетләре  каршындагы ислам дине нигезләрен өйрәнү курсларында да башлыча шушы дини уку йортында укып чыккан  шәкертләр халыкка башлангыч дини белем бирә. Ирләр шулай ук мөәзин булып хезмәт итә, ә мәдрәсәбезне тәмамлаган хатын-кызлар абыстай яки абыстай ярдәмчесе вазифаларын башкара.

Чыгарылышның икенче өлеше мул ризыклы табын алдында үтте. Шәкертләр уку елларын искә алып, мөгаллимнәргә рәхмәтләрен җиткерделәр, кайберләре исә хис-кичерешләрен шигъри юлларга салып, бик матур теләкләрен белдерделәр. Ә мөгаллимнәрнең соңгы нәсыйхәтләре гыйлем асылын тагын бер кат искә төшерүдән гыйбарәт иде: чын гыйлем кешене гамәл-гыйбадәт кылуга этәреп, әдәпле-әхлаклы булырга өйрәтә, күңел тынычлыгы һәм Аллаһ ризалыгы кебек олуг нигъмәтләргә ирештерә, ә иң мөһиме – кешегә бу дөнья һәм ахирәт бәхетенә ия булырга ярдәм итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана