Кызыл Тау авыл җирлегендә ифтар мәҗлесе үткәрелде

07 июнь 2018 ел 10:44
Кызыл Тау авыл җирлегендә ифтар мәҗлесе үткәрелде

Аллаһының рәхмәте белән 6 июнь көнне Мамадыш совхозы бистәсе Кызыл Тау авыл җирлеге “ Рәхимле” мәчете мәхәлләсе ифтар мәҗлесе үткәрелде.   Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдис-шәрифендә: "Кем дә кем ураза тотучыларга ифтар мәҗлесе үткәрә, ул ризыкландырган һәммә кешенең ураза савабы авыз ачтырган кешегә дә языла", диелгән.

Авылның яше-карты, килгән кунаклар мәктәп бинасына җыелып, имам – мөхтәсиб Илһам хәзрәтнең вәгазен тыңлады. Ул  аңлаешлы, үтемле итеп рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләде. Ифтар мәҗлесенә килүчеләр арасында төрле яшьтәге балалар да булуы бигрәк тә куандыра.

Ифтар мәҗлесен оештыруда ярдәм күрсәткән Кызыл Тау авыл җирлеге башлыгы Вәлия Әгъмәл кызы Гыйззәтуллинага, ярдәм иткән һәммәсенә рәхмәт сүзләрен җиткерде имам – мөхтәсиб Илһам хәзрәт.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана