Яр Чаллы Җәмигъ мәчете төзелешенә багышланган матбугат конференциясе

18 июль 2018 ел 14:27
Яр Чаллы Җәмигъ мәчете төзелешенә багышланган матбугат конференциясе

  Бүген Яр Чаллы шәһәренең мэриясендә Җәмигъ мәчете төзелеше буенча пресс-конференция узды. Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм Җәмигъ мәчете төзелешенә финанс ярдәме күрсәтү фонды җитәкчесе Уел Галим улы Хөсәенов үзләренең чыгышларында 2017 елда башкарылган эшчәнлек һәм финанс хисап турында мәгълүмат җиткерделәр. Узган елда барлыгы 26 миллион сумлык төзү-монтаж эшләре башкарылган һәм идән астын эшләре тәмамланган. Кулланган акчаның 10 млн. сумы төзелеш фирмасыннан бурыч буларак алынган. Уел Галим улы әйтүенчә, манараларсыз мәчетнең бинасын салу өчен яңадан якынча 100 млн сум акча кирәк булачак. Барлыгы бүгенге көнгә кадәр узган елларны да кушып якынча 45 миллион сумлык эш башкарылган. Шул ук вакытта, яңа сыйфатлырак һәм арзанрак материаллар чыгу сәбәпле, Җәмигъ мәчете төзелеше бәясен киметү өстендә эш алып барыла икән. Башкарылган эш һәм финанс чыгымнар турында тулы хисапны fondjamig.ru сайтында да танышырга мөмкин.

Шәһәр өчен бу мәчетнең әһәмияте зур. Чөнки җомга һәм бәйрәм көннәрендә кайбер мәчетләребездә урын җитмәү сәбәпле кешеләр намазны урамда укырга мәҗбүр. Шуңа күрә, Чаллы шәһәре Җәмигъ мәчетенә бик тә лаек. Пресс-конференция азагында Әлфәс хәзрәт 25 июль көнне мәчет төзелеше урынында өйлә намазы укылачагын хәбәр итте.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана