Хаҗилар һәм хаҗияләрне кунакка җыйдылар

08 октябрь 2018 ел 10:11
Хаҗилар һәм хаҗияләрне кунакка җыйдылар

Елның-елында Кырынды мәхәлләсе мәчетләрендә хаҗилар катнашында дини чара оештырыла. Быел аның беренчесе Төрдәле мәчетендә узды.

Дини чара район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәтнең Коръән укуы һәм хаҗ турындагы тәрбияви вәгазе белән башланды.

Дөрес кылган хаҗның әҗере – җәннәт, ди Раббыбыз. Ә дөрес кылу дигәне үз эчендә бик күп нәрсәләрне ала: хаҗда әшәке сүз сөйләргә, сүгенергә, кычкырышырга, әрләшергә ярамый. Анда хәтта агач ботагын сындыру да тыела. Мөселман үзен тыярга тиешле тагын бик күп  гамәлләр бар. Хаҗ гамәлләре дөрес үтәлгән вакытта гына җәннәткә өмет итәргә була, – дип сөйләде район имам-мөхтәсибе.

Аннан сүзне хаҗилар алды. Вилнур Галиев хаҗга әтисе Марат белән бергәләп барган.

Хаҗда кеше бөтен гомерен, кылган гамәлләрен күз уңыннан уздыра икән. Анда тормышың турында уйланасың һәм алга таба ничек яшәргә кирәклегенә төшенәсең, – дип сөйләде Вилнур.

Илнур Сәхиповның хаҗ сәфәренә беренче генә баруы түгел инде.

Барган саен үзем өчен берәр могҗиза ачам. Миллионлаган кеше суыннан файдаланса да, зәм-зәм чишмәсенең суы кимемәү, хаҗда кылган догаларның кабул булуы – могҗиза түгелмени?! – дип сөйләде хаҗи.

Удмуртия Диния нәзарәтеннән төркем туплап алып барган Ильяс хәзрәтнең дә вәгазе хаҗ һәм аның өстенлекләре турында булды.

Рамазан ае тәмамлана, хаҗдан да кайтасың. Ә менә гыйбадәт тәмамланмый. Шуңа гыйбадәтле, намазлы булып яшик, – дип өндәде хәзрәт.

Очрашу корбан итеннән әзерләнгән ризыклар тулы табын артында тәмамланды.  Йөзгә якын кардәшебезнең бердәм булып дога кылуы, аннан намазга басуы бик күркәм булды. Алдагы очрашу шушы ук мәхәлләдә Кырынды мәчетендә узачак. Анысында изге сәфәрдә алган хис-тойгылары белән хаҗияләр уртаклашачак.   

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана