Мәдрәсәдә милли киемгә, укучыларның сәламәтлегенә һәм остазларны хөрмәтләүгә зур әһәмият бирелә

25 октябрь 2018 ел 10:49
Мәдрәсәдә милли киемгә, укучыларның сәламәтлегенә һәм остазларны хөрмәтләүгә зур әһәмият бирелә

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә бу уку йортына хас булган милли төсмерле тантаналы чаралар узды. Алар милли киемгә, укучылар сәламәтлегенә  һәм остазларны хөрмәтләүгә багышланган иде.

Дәресләр тәмам булгач, барлык мөгаллимнәр, шәкертләр, мәдрәсә белән бәйле булган зыялы шәхесләр фарыз залында җыелды. Беренче булып мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин беренче курс шәкертләренә махсус тектерелгән форма тапшырды. Инде бу шәкертләр уку йортында ике айга  якын гыйлем алалар, мәдрәсә тәртипләренә-көнкүрешенә күнегеп армый-талмый укыйлар. Мөгаллимнәр аларның уңышларын күреп шатланалар.  Бүген, ниһаять, алар тарихи мәдрәсә киеме киеп тулысынча шәкерт булдылар. Ильяс хәзрәт шәкертләрне тәбрик итеп: «Безнең мәдрәсәдә дин-исламда тәрбияләү белән бергә милли гореф-гадәтләребезгә дә зур урын бирелә. Халкыбызның бөек фикер иясе Шиһабетдин Мәрҗани заманында: «Өч нәрсә диндә юк, ләкин алар динне саклый: милли кием, милли гореф, милли тел», – дип язган. Без мәдрәсәдә менә шул юлны истә тотып эшлибез дә.  Сездән беренче көнне үк форма тектерер өчен үлчәмнәр алынды. Бу киемнәрнең өлгеләре егерменче гасыр башындагы татар мәдрәсәләре формасыннан күчерелде. Шәкертләребез башына классик татар түбәтәе кия. Шулай ук шәкертләребез уку дәверендә чалма чорнарга өйрәнәләр, читек киюне гадәткә кертәләр. Бу – татар имамы өчен бик кирәкле гамәл», – диде.

Шәкертләрне шатлыклы вакыйга белән Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе – мәдрәсәнең иганәчеләр шурасы рәисе  Фәрид хаҗи Мифтахов  котлады. Ул: «Сезнең өчен бүген истәлекле вакыйга. Беренче көннән үк татар киеме әдәбенә өйрәнегез, чөнки сезгә укып чыккач бу фикерне мәхәллә халкына җиткерәсе бар. Бу киемне кию укучы кешене тәртипкә, чисталыкка, пөхтәлеккә, милли гореф-гадәтне хөрмәт итәргә өйрәтә. Пөхтә итеп, барысына да үрнәк күрсәтеп киеп йөрегез. Ата-бабаларыбызга лаеклы булыгыз», – диеп нәсыйхәтләде.

Өйлә намазына кадәр шулай ук узган өстәл теннисы ярышларына нәтиҗәләр ясалды.  Ярышларның төп хөкемдары Рафаэль хәзрәт Мифтахов иң яхшы физик әзерлекне күрсәткән шәкертләрне атады, аларга мактау кәгазьләре, медальләр тапшырды. Беренче урынны II курс шәкерте Гарифҗанов Гайрәт алды. Икенче урында аның шәриктәше – Мостафин Камил.  Беренче курс шәкерте Михайлов Айнур  өченче  урынга лаек булды.  Җиңүчеләрне котлап Ильяс хәзрәт Җиһаншин физик күнегүләргә игътибар бирергә чакырды һәм мондый ярышларның мәдрәсәдә даими булып торганын һәм алда да булачагын искәртте, тиздән мәдрәсә янында заманча спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәген әйтте.

Бүләкләүләр тәмам булганнан соң, шәкертләр Коръән укып туган уку йортларына изге теләкләр теләп дога кылдылар.

Өйлә намазы укыгач, мәдрәсәдә бүләкләү чаралары дәвам итте.  Мәдрәсәдә, олы хәзрәтләрдән килгән гореф-гадәт буенча, остазларны гомер бәйрәмнәре белән даими котлап торалар. Бүген мәдрәсәдә инде егерме елдан артык гыйлем бирүче 55 яшен тутырган Зөлфәт хәзрәт Мингалиевны тәбрик иттеләр. Ул мәдрәсәдә «Дәүләт һәм хокук», «Информация коммуникацияләре» фәннәрен укыта. Зөлфәт хәзрәт инде йөзләгән яшь имамнарыбызны тәрбияләүдә катнашты. Ул мәдрәсә музеен оештыруда башлап йөрде, хәзер аны яңа экспонатлар белән баету өстендә эшли, заманында атаклы Якупов мәдрәсәсе тарихын ныклап өйрәнә. Татар зыялылары, дин әһелләре белән бергәләп ул бердәнбер матур милли проектларны, чараларны гамәлгә куюда катнаша.

Зөлфәт хәзрәтне беренче булып мәдрәсәнең мөдире Ильяс хәзрәт һәм уку йортының иң олы остазы Рәхимулла хәзрәт котладылар. Алар, мөгаллимнәрнең холкы, килеш-килбәте шәкертләргә өлге булырга тиеш –   Аллаһыга шөкер, безнең укытучылар бу яктан үрнәк диеп белдерделәр һәм бүгенге юбиляр белән булган истәлекле хатирәләре белән уртаклаштылар.  Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид хаҗи Мифтахов Зөлфәт хәзрәтне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли шура” рәисе Васил Шәйхразиев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров һәм шәхсән үзе исеменнән җылы итеп котлады. Ул юбилярга  Бөтендөнья татар конгрессы халыкара берәмлегенең олы бүләген – “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медален бирде. Зөлфәт хәзрәткә яшь буынны тәрбияләүдә керткән хезмәтләре өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның рәхмәт хаты тапшырылды. Ульян шәһәре мөселманнары исеменнән мәдрәсә мөгаллимен Рафаэль әфәнде Нәҗметдинов котлады. Ул аңа  якташлары исеменнән саләмнәрне җиткерде, гомер бәйрәме белән тәбрикләп, өлкә мөселманнары мөфтиятенең, Идел аръягы район хакимияте башлыгы, мәхәллә шурасының олы бүләкләрен тапшырды. Мәдрәсә исеменнән  котлау сүзләрен уку йортының уку-укыту эшләре буенча мөдире Аяз хәзрәт Мингалиев җиткерде. Тәбрикләүләр тәмам булгач Рәхимулла хәзрәт Коръән укып дога кылды.

Мәдрәсә өчен истәлекле көн тантаналы аш мәҗлесе һәм мөгаллимнәр шурасы утырышы белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана