Алабуга абыстайлары берләште

07 ноябрь 2018 ел 14:14
Алабуга абыстайлары берләште

Шәһәрнең Җәмигъ мәчете янәшәседә урнашкан Алабуга мәдрәсендә абыстайларның очрашуы узды. Очрашуда шәһәр һәм районда абыстай вазыйфасын башкаручы 20 ханым катнашты. Бу ак яулыклы әбиләр һәм ханымнар мәчетләрдә мөгаллимә, тәрбияви эш алып баручы абыстайлар. Бүгенге көндә Алабуга районында 10 мәчет эшләп килә. Шуның бишесе шәһәрдә, калган бишесе авылларда урнашкан. Һәрбер җыелышлар Аллаһы Тәгалә сүзләре белән башлап җибәрелә. Бу җыелышны да Коръән укып, дога белән башладылар. Искәртик, соңгы биш ел эчендә бу мондый беренче тапкыр очрашу. Җыелышны ачып җибәргәндә Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов очрашуга килүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм “Бу җыелышыбызның максаты мәчетләребездә динебезне алып бару буенча эшчәнлекне- дәгъват, укыту, тәрбия алып баруны оештыру. Болай җыелышу инде үзе бер нәтиҗә булып тора. Безнең Алабуга мөхтәсибәтендә төрле юнәлештә эш алып барыла. Бу спорт юнәлеше, уку-укыту юнәлеше, дәгъват юнәләше. Тагын бер юнәлеш- хатын-кызлар белән эшләү юнәлеше”. Бүгенге көндә мәчетләрдә хатын-кызлар белән эшләү буенча юнәлеш өчен Лилия абыстай Фазлыева җаваплы. Әлеге очрашуда катнашкан һәр абыстай бу эшне үз мәхәлләләләрендә алып баручы һәм җаваплы кеше санала. Нәкъ менә абыстайлар бу юнәлештә имамнарның иң беренче ярдәмчеләре дә инде. Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов абыстайларга мөрәҗәгатендә болай диде :“Динебезне өйрәнү, гыйлем алу - ул фарыз гамәл. Аннан соң динебезне өйрәнгәннән соң, аны башкаларга өйрәтү-дәгъват кылу, бу беренчедән бурыч, икенчедән иң хәерле гамәлләрнең берсе- динебезне өйрәнү, тырышу, балаларыбызны тәрбияләү, авылдашларыбызны чакыру, аларга вәгаз сөйләү. Дин тәгълиматен, Коръәнне, хәдисләрне, шәригатебезне өйрәтү үзебездән тора.Әгәрдә без изге гамәлләр кылмасак, уңай күренешләр аз булыр. Иң беренче эш итеп без үзебез үрнәк булырга тиеш. Нәрсәгә генә чакырсак, бала тәрбиясеме, әдәп-әхлакмы гонахларны калдырумы, ир белән хатын мөгаләмәсеме, гыйлем алу булсынмы, әлбәттә без үзебез бу эшләрне эшләргә тиеш. Бары шуннан соң гына башкаларны чакыра алабыз”-, дип белдерде. Имам-мөхтәсиб абыйстайларны бердәмлеккә чакырды. “Без бердәм булганда гына уңышларга ирешә алабыз”-, диде ул. “Безнең өчен үрнәкләр бик күп. Шәһәр мәчетләрендә бу эшләр оештырылып килә. Башка районнарда да бик зур эшләр бара, алардан үрнәк алып, бер-беребез белән кунакка йөрешеп, сораулар булганда шалтыратышып бу эшне алып барырга кирәк”-, дип искәртте Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.
Лилия абыстай Фазлыева очрашуда катнашканнарга бүгенге көндә мәчетләрдә хатын-кызлар белән эшләү өчен эш планы белән таныштырды. Кирәк чакта, оештыру мәсьләре булсынмы, уздыру урынын билгеләү булсынмы, һәр чакта ярдәмгә әзер булын белдерде. Бүгенге көндә хатын-кызлар белән эшләү алымнары шактый. Аларны берләшеп, башка мөхтәсибәтләрдән өйрәнеп эшләргә була. Мисалга, шундыйларның кайберләре:
- төрле бәйгеләр уздыру ( кул осталары, токмач кисү, иң күркәм гаилә, киленнәр пешергән ризык, иң оста абыстай)
- яучылык эше җәелдереп җибәрү( бу ялгызларга чын мәгънәсендә зур ярдәм),
- вәгазләр сөйләү( кеше күңеленә яхшы гамәлләр сеңдерүдә иң уңай ысул),
- очрашулар оештыру( мең тапкыр ишеткәнче, бер күрешеп сөйләшү уңай булыр).
Әлеге очрашу ике сәгатьтән артык дәвам итте. Җыелыштан соң абыстайлар бергәләшеп намаз укыды. Ахырдан аралашу чәй өстәле артында дәвам итте. Искәртик, абыстайларны түгәрәк өстәл артында кабаттан очрашуы киләсе елның апрель аенда узачак. Бу очрашуда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана