Буада Коръән укучылар бәйгесе

03 декабрь 2018 ел 17:01
Буада Коръән укучылар бәйгесе
2 декабрь көнне Буа мәдрәсәсендә 6 район катнашында Коръән-Кәримне яттан уку ярышы буенча бәйге үтте. Ярышта Буа мәдрәсәсе мөдире Илмир хәзрәт Хәсәнов, төбәк казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Чүпләре имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов мәдрәсә мөгаллимнәре катнашты. Бәйгедә катнашучылар арасында яшь буын, урта буын һәм өлкән буын катнашты. Өйлә намазыннан соң катнашучыларга урыннар һәм бүләкләр бирелде. "Рәшидә" үзәгендә укучылар - Коръән-хафизлар  нәтиҗә чыгаргач, яшь буын арасында 1 урын  Кутумов Исмәгыйльгә, 2 урын Хәсәнов Маликка, 3 урын Юлдашев Хәсәнгә бирелде. Имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов киләчәктә дә шундый ук бәйгеләр үткәрергә дип догалар кылып тәмамлады.
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана