Югары Осланда укучылар белән Исламда әхлакый тәрбия конференциясе һәм ислам нигезләренә багышланган викторина булып узды

31 гыйнвар 2019 ел 13:38
Югары Осланда укучылар белән Исламда әхлакый тәрбия конференциясе һәм ислам нигезләренә багышланган викторина булып узды

30 гыйнвар көнне Югары Ослан районының "Яшьләр һәм яшүсмер балалар клубы" бинасында фәнни практик конференция булып узды. Бу кичәдә Югары Ослан мөхтәсибәте һәм район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, татар теле укытучылары, гимназия һәм район мәктәп укучылары катнаштылар. Чаралар имам-мөхтәсиб Гали хәзрәтнең чыгышы белән башланды. Югары Ослан Татар конгрессы бүлекчәсе җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина чыгышы, мәктәп укытучыларының һәм балаларының әзерләнгән чыгышлары белән аралашып барды. Чыгыш ясаучылар шәхес тәрбияләгәндә төп урынны дини-әхлак тәрбиясе алып торганын һәм аның хезмәт тәрбиясе белән бергә булуын азсызыклап үттеләр. Катнашучы балалар мөхтәсибәт тарафыннан Ислам тәрбиясенә багышланган документаль фильм карадылар һәм кичәнең икенче өлеше – укучы балаларның 3 төркемгә бүленеп, Ислам нигезләренә багышланган викторина белән дәвам итте. Иң зур балл җыючылар Югары Ослан гимназиясе, районның урта мәктәбе, Матюшино һәм Веден бистәсе мәктәбе укучылары булдылар. Викторина нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр кыйммәтле призлар алдылар. Барлык катнашучылар да төрле - төрле бүләкләргә лаек булдылар. Әлеге чаралар дога уку һәм төшке аш  белән төгәлләнде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана