Буа мәдрәсәсендә “Ягез, шәкертләр” бәйгесе

07 март 2019 ел 16:18
Буа мәдрәсәсендә “Ягез, шәкертләр” бәйгесе

6 март көнне Буа мәдрәсәсендә көндезге бүлек шәкертләре арасында “Ягез, шәкертләр” бәйгесе уздырылды. Бәйгедә көндезге бүлектә укучы беренче, икенче һәм өченче курс шәкертләре өч командага бүленеп жюри каршында сынау тотты.

Бәйгенең төп максаты шәкертләрнең мәдрәсәдә алган белемнәрен камилләштерү һәм ныгыту, мөмкинлекләрен киңәйтү һәм татарча сөйләү осталыкларын арттыру иде. Бәйге алты төрле номинация буенча үткәрелде: Коръәнне дөрес итеп тәҗвид белән уку, яттан бер сүрә сөйләү, викторина сорауларына җавап бирү,  вәгазь сөйләү, азан әйтү конкурсы һәм капитаннар ярышы. Бәйгедә шәкертләр барлык номинацияләрнең биремнәрен бик тырышып үтәделәр, барлык сорауларга да җавапларны тулы һәм төгәл бирергә тырыштылар, һәр команда үзенә күрә үзенчәлекле иде.

Ахырда жюри әгъзаларына сүз бирелде, алар шәкертләрнең белем дәрәҗәсен уңай яктан бәяләделәр. Бәйге ахырында шәкертләргә мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр таратылды.

Ә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1 урын “Тәкъвалылар” - 1 нче курс шәкертләре,  

2 урын “Хәнәфиләр” - 2 нче курс шәкертләре, 

3 урын “Җитезләр” - 3 курс шәкертләре яулады. 

Мондый бәйрәмнәр озын гомерле, дәвамлы булсын иде!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана