Кукмара мәдрәсәсендә ачык дәрес

05 апрель 2019 ел 10:25
Кукмара мәдрәсәсендә ачык дәрес

4 апрельдә Кукмара мәдрәсәсендә методик көннәр кысаларында ачык дәрес узды.

“Фикһ” дәресен  тәҗрибәле укытучы, Кукмара мәдрәсәсенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары  Рифат хәзрәт Ибраһимов  алып барды. Ачык дәрескә килгән Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Мамадыш мәдрәсәсе вәкилләре дәреснең югары дәрәҗәдә алып барылуын ассызыклап үттеләр. 

Рифат хәзрәт Кукмара мәдрәсәсендә 2004 елдан эшли. Яр Чаллы шәһәрендәге Гуманитар институтында “Религиоведение” юнәлеше буенча  белем алган, “Нуруддин” мәдрәсәсен тәмамлаган.  

Дәрескә килгән һәр җитәкче, укытучы эксперт буларак үз фикерен белдерде. Барысы да  Рифат хәзрәт Ибраһимовның аудитория белән югары дәрәҗәдә эшләвен ассызыклап киттеләр.

“Хаҗ фарызлары” темасы гади, аңлаешлы телдә, күптөрле күрсәтмә материаллар кулланып үтте. Рифат хәзрәт интерактив такта белән дә оста, уңышлы эшләде. Согуд Гарәбстаны картасы, хаҗ күренешләре, рәсем һәм видеоларны урынлы кулланды.  Презентация, макет, картина ярдәмендә, ихрам киеп күрсәтеп, теманы тулысынча ачты.

Мамадыш мәдрәсәсенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Талипов Ранил Равил улы, мөгаллим Хуҗин Альберт Галимҗан улы дәрескә куелган төп таләпләрнең төгәл үтәлүен, структура саклануын, дәреснең дога белән башлануын, тәмамлануын да билгеләп үттеләр.

Мәдрәсә җитәкчесе Ришат хәзрәт Курамшин  ачык дәреснең  уңышлы үтүендә Илгиз хәзрәт Шәймиевның да өлеше барлыгын ассызыклап үтте (ул информацион технологияләрне иң уңышлы кулланучы Кукмара мәдрәсәсе мөгаллиме). Гомумән, мәдрәсәнең тәҗрибәле укытучылары Мәҗитова Рузилә Гомәр кызы, Фәттахова Гөлфия Фазыл кызы да бары уңай фикерләрен генә җиткерделәр.

Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин, үз чиратында, дәрестә утырган барлык студентларны мөселманнар өчен фарыз булган хаҗ сәфәренә барырга өндәде.

Әлеге Кукмарада үткән ачык дәрескә - методик көнгә йомгак ясап Россия ислам институты уку-укыту бүлеге җитәкчесе Нәзирә ханым Гыйззәтуллина Кукмара мәдрәсәсенең республикада уңышлы эшләп килүче мәдрәсәләрнең берсе  булуын ассызыклады. Ә дәрес барышына бары бер генә теләк-тәкъдим әйтелде. Әлеге теманы аңлатканда  дәрес-сәяхәт формасын куллануның уңышлы булуын: укытучы - хаҗга баручы төркем җитәкчесе, ә студентларның хаҗилар ролендә булуы дәреснең тагын да файдалы үтүенә бер этәргеч икәнен  билгеләп китте.

Барлык чыгыш ясаучылар түбәндәге мөһим фикерне коллегиаль кабул иттеләр:

Кукмара мәдрәсәсенең әлеге махсус җиһазландырылган кабинетын хаҗга барырга әзерләнүче Кукмара мөселманнарына консультация максатында кулланырга.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана