Чаллыда мөселман яшьләре берлеге җыелышы үтте

15 апрель 2019 ел 10:58
Чаллыда мөселман яшьләре берлеге җыелышы үтте
"Утыз Имәни" мәчетендә 14 апрель көнне Чаллы мөхтәсибәтенең мөселман яшьләре белән эшләү бүлеге вәкилләре җыелышы булып узды. Мәҗлесне мөхтәсибәтнең мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе урынбасары Руфат Насретдинов алып барды. Җыелышның беренче өлешендә узган елга нәтиҗә ясалды һәм 2019 елга планнар корылды. Руфат Анварджон улы: "2018 ел эчендә Чаллы шәһәре мөселман яшьләре футбол, волейбол, баскетбол турнирларында, велойөгерешләрдә, Корбан һәм Ураза бәйрәмнәрендә актив катнаштылар. Бу елны да шул темпны сакларга кирәк", - диде, һәм мәчет вәкилләрен 2019 елны Ураза бәйрәмен шәһәр күләмендә уздыру планы белән таныштырды. Шулай ук яшьләр белән яктив эш алыр баручы мәчетләр (Әбүзәр, Тәүбә, Нур-Ихлас) ачыкланды. Мәҗлеснең икенче яртысында мөселман яшьләре берлеге эшчәнлеге өчен мәчет вәкилләре тәкъдимнәре белән танышу булды. Алар әйтүенчә яшьләр белән иҗади юнәлештә дә эш алып бару мөһим, чөнки барлык кеше дә спорт белән кызыксынмый. "ГЭС мәхәлләсе мәчете" вәкиле Алмаз хәзрәт яшьләр арасында ислам темаларына шигырь, ә "Утыз Имәни" мәчете вәкиле исламча видеороликлар конкурслары уздырырга тәкъдим иттеләр. Мәҗлес азагында иҗади юнәлеш буенча эшче төркемнәр билгеләнде һәм дога кылынды.
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана