Буа мәдрәсәсендә республика күләмендә  ачык дәрес узды

19 апрель 2019 ел 10:11
Буа мәдрәсәсендә республика күләмендә  ачык дәрес узды

Диния назәрәте тарафыннан оештырылган дини уку йортларында методик көннәр уздыру ахырына якынлашып килә. Киләсе атнада Яр Чаллы шәһәрендәге “Ак мәчет” мәдрәсәсендә соңгы ачык дәрес узачак.

Ә кичә (18 апрельдә) Буа  мәдрәсәсендә методик көннәр кысаларында ачык дәрес үткәрелде. Дәресне Буа мәдрәсәсенең гарәп теле һәм тәфсир фәннәре укытучысы  Кәримов Марсель (Мөслим хәзрәт) Вәгыйз улы алып барды. 3 нче курс студентлары Бакара сүрәсенең 255 нче аяте «Аятел-Көрси» темасын үзләштерделәр.

Дәрес башында куелган төп максатларга (Бакара сүрәсенең 255 аятенең тәфсирен өйрәнү; Аятел көрси турында яңа белемнәр ачыклау; яңа терминнарны, вакыйгаларны, фактларны, истә калдыруны активлаш­тыру; тәнкыйди фикерләү формалаштыру) тәҗрибәле укытучы тулысынча иреште.

Шул ук вакытта тәфсир китапларын куллану, белем чыганаклары белән эшләү күнекмәләрен формалаштыру һәм үстерү; сорауларга җавапларны дөрес формада һәм конкрет бирү, ситуацияләрдән чыгу, тәнкыйди (критик) фикерләү сәләтен үстерүгә дә игътибар бирелде.

Мөслим хәзрәт  дәрестә тәрбияви максатларга: белем алу, Аллаһ китабы – Коръәнгә хөрмәт уяту. Укучыларда объективлык, ярышта җиңү рухы, үз-үзеңә ышану, сәламәт яшәү омтылышы тәрбияләүгә дә иреште.

       Белемнәрне актуальләштерү этабында үткән тема буенча сораулар бирелде, укытучы махсус kahoot.it платформасы кулланып студентларның белемнәрен тикшерде.  Соңрак шәкертләргә видео материал күрсәтелде, шуннан чыгып алар дәреснең темасын үзләре билгеләделәр.

Теманы тирәнрәк өйрәнү өчен шәкертләргә кластерлар куллану тәкъдим ителде, төркемнәргә темалар бүлеп бирелде: 1нче төркем – иңү сәбәбе, 2нче төркем – Аятьтәге Аллаһ исемнәре, 3нче төркем – Аятел-Көрсинең фазыйләтләрен ачыкладылар. Шәкертләр дәреслек кулланып төркемнәрдә эшләделәр. Чиратлап такта янына чыгып, башкаларга үзләренең темаларын башкаларга җиткерделәр.

Дәрескә йомгак ясап укытучы тагын бер кат яңа мәгълүматны таблицага кертте, шәкертләрнең яңа материалны үзләштерүен тикшерде, өйгә эш бирде.

Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин, Россия ислам институты уку-укыту бүлеге җитәкчесе Нәзирә ханым Гыйззәтуллина  Буа  мәдрәсәсендә узган дәрескә карата тәнкыйть сүзләре түгел, хәтта теләк-тәкъдимнәр дә җиткермәделәр. Дәрес структурасы, эчтәлеге шулкадәр уйланылган, дөрес иде ки, аны башкаларга үрнәк итеп Мәгариф РТ (http://magarifrt.ru/) сайтында урнаштырырга гына  тәкъдим ясалды.

Искәрмә: мәдрәсәдә тәҗрибәле җитәкчеләр:  Хәсәнов Илмир Фәрит улы (директор), Кәримов Марсель Вәгыйз улы (директорның беренче урынбасары), Хисмәтуллин Радик Мидхәт улы (директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары), Хәсәнова Радия Хәлирахман (уку-укыту бүлеге җитәкчесе) һәм югары квалификацияле укытучылар эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана