Чаллы мәдрәсәсендә ачык дәрес узды

26 апрель 2019 ел 16:20
Чаллы мәдрәсәсендә ачык дәрес узды

Бу уку елында дини уку йортларында планлаштырылган методик көннәр уздыру шуның белән тәмамланды. Яр Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсе әлеге чараларны йомгаклап куючы соңгы уку йорты булды.

25 апрельдә гарәп теле буенча практик дәресне Мөхәммәтов Рудик (Мөхәммәт) Рамазан улы үткәрде.

Мөхәммәт хәзрәт Яр Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсен, Казан милли тикшеренү технология университетының икътисад факультетын тәмамлаган яшь укытучы. Шулай ук 2016 елдан алып Яр Чаллы җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы ярдәмчесе вазыйфаларын да башкара.

Ачык дәрескә килгән Диния нәзарәте, Россия ислам институты вәкилләре 2 һәм 3 курс студентлары катнашында узган ачык дәреснең югары дәрәҗәдә алып барылуын ассызыклап үттеләр. 

Дәреснең төре: яңа теманы үзләштерү дәресе. Укытучы такта янында эшләү, дәфтәр белән эшләү, әңгәмә, аңлатмалы сөйләм кебек метод һәм алымнарны уңышлы кулланды.

Мөхәммәд хәзрәт  дәрес башында милли-региональ компонентка да игътибар итте – дәресне  “Татарча да яхшы бел, Русча да яхшы бел. Икесе дә безнең өчен. Иң кирәкле затлы тел”  (авторы - Шәйхи Маннур) шигыре белән башлады, шул ук вакытта укытучы гарәп телен белү мөһимлеген дә ассызыклап үтте.

Үзгәрә торган һәм үзгәрми торган исемнәр (изменяемость и неизменяемость в именах существительных (альиграб ибина) темасын аңлату, үзләштерү ике дәрес аралыгында барды. Укытучы презентация кулланып (укучылар белән берлектә) мисаллар аша үзләштергән материалны ныгыту өстендә дә эшләде.

Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин дәрескә куелган төп таләпләрнең төгәл үтәлүен, структура саклануын билгеләп үтте.  

Әлеге ачык дәрескә - методик көнгә йомгак ясап Россия ислам институтының  уку-укыту бүлеге җитәкчесе Нәзирә ханым Гыйззәтуллина “Ак мәчет” мәдрәсендә Миниахметов Рафикъ Радик улы, Хаҗиев Ринал Исмәгыйль улы, Саттаров Дамир (Габделмәлик) Камил улы, Шәрипов Азат Миндияр улы кебек тәҗрибәле укытучыларның эшләвен билгеләп үтте.

Яшь  булуына карамастан, Мөхәммәтов Рудик (Мөхәммәт) Рамазан улының студентлар белән уртак тел табуын, таләпчән, оста укытучы булуын ассызыклады. Ә дәрес барышына бары берничә генә теләк-тәкъдим әйтелде: предметара бәйләнешкә игътибар итәргә, ягъни гарәп телендә кайбер темаларны үткәндә татар теле предметы белән дә бәйләргә, мисаллар китерергә мөмкин,  шулай     ук студентларның сүзлек составын баету өстендә дә эшләргә (сүзлек алып барырга, аерым сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләр белән эшләргә, гомумән, булачак имам һәм укытучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерергә) дигән фикерләр яңгырады.

Искәрмә. Мәдрәсәдә тәҗрибәле җитәкчеләр: директор Шәйхевәлиев Рөстәм Шәйхеразый улы, уку-укыту эшләре буенча урынбасар Миниахметов Рафикъ Радик улы һәм, гомумән алганда, тәҗрибәле укытучылар эшли.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана