Буадан хаҗилар олы сәфәргә кузгалды

26 июль 2019 ел 08:53
Буадан хаҗилар олы сәфәргә кузгалды

25 июль көнне сәгать 09.00да “Хаҗилар” мәчетеннән булачак хаҗиларны олы сәфәргә - хаҗга озату чарасы булып узды. Төркемнең җитәкчесе - Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов. Әлеге беренче төркем “Эконом” программасы белән Буадан 31 кеше хаҗга юл алды.

Буа хаҗиларын озату тантанасында Буа районының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Садретдинова Лилия Назыймовна, шулай ук булачак хаҗиларның туганнары, дуслары катнашты.

Мул табын артында узган елларда баручы хаҗилар тарафыннан теләкләр әйтелде, догалар кылынды. Хаҗиларны мәчет яныннан тәкбирләр әйтеп озаттылар. Алар автобус белән Казанга киттеләр, аннары очкыч белән Мәскәүгә юл тоттылар. 26 июль көнне хаҗилар ике төркем булып Дубай шәһәреннән Мәдинә шәһәренә  юл тотачак. Хаҗиларга изге сәфәрдә уңышлар телисе генә кала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана