Буа мәдрәсәсендә ир балалар өчен Коръән ятлау курслары тәмамланды

01 август 2019 ел 14:59
Буа мәдрәсәсендә ир балалар өчен Коръән ятлау курслары тәмамланды

30 июль  көнне Буа мәдрәсәсендә ир-балалар өчен Буа мөхтәсибәте белән берлектә оештырылган Коръән ятлау курсларын ябу тантанасы узды. Чараны  мәдрәсә мөгаллиме Габдрәүф хәзрәт Хисмәтуллин ачып җибәрде.  Бәйрәмдә Буа мәдрәсәсе  директоры урынбасары  Мөслим хәзрәт Кәримов, РИУ мөгаллиме Рамазан хәзрәт Курамшин, балаларның әти-әниләре һәм  шәкертләр үзләре катнашты.

Мәдрәсәдә 60-ка якын бала 20 көнлек дини курсларда укып, белемнәрен арттырдылар. Алар Татарстанның Казан, Әлмәт, Ульян,  Биектау һәм башка шәһәр-авылларыннан да килгәннәр иде. Шәкертләр ике атна дәвамында Коръәни Кәримне укырга өйрәнделәр, төрле спорт ярышларында көч сынаштылар. Буш вакытларында үзәк мәйданчыкка барып футбол, волейбол уйнадылар. Шәкертләр антага бер боз сараенда тимераякта шудылар, шулай ук бассейн, ипподром, музейга йөрделәр. Мәдрәсә пешекчеләре көн саен шәкертләрне дүрт мәртәбә кайнар ризык белән сыйлады. 

Гарәпчә бер дә укый белмәгән нәни шәкертләребез дә Коръән укырга өйрәнеп, шатланып кайтып киттеләр. Аллаһы Тәгалә алган гыйлемнәрне дәвамлы кылсын!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана