Буа районы Ташкичү авылы мәчете 25 ел тулуга багышланган чара үтте

26 август 2019 ел 10:09
Буа районы Ташкичү авылы мәчете 25 ел тулуга багышланган чара үтте

25 август көнне Буа районы Ташкичү авылы мәчетендә зур тантана булып үтте. Ул авыл мәхәлләсенә 25 ел тулуга багышланган иде.

Килгән кунаклар арасында Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Хаҗилар мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов, Буаның үзәк мәчет имамы Рөстәм  Хәйбуллин, мәчеткә ярдәм иткән авылдашлар, ерак араны якын итеп кайткан кунаклар җыелган иде.

Мәҗлесне имамы Рәшид хәзрәт Алеев башлап җибәрде, ахыргы елларда эшләнгән эшләр белән тыныштырды.   Авылны  хөрмәт итеп кайткан һәр килүчегә рәхмәтләрен җиткерде. Шәрапова Мәрьям кыскача мәчет тарихын сөйләп үтте. Фәһим хәзрәт мәчет төзегән вакыттагы кайбер шатлыклы вакыйгаларны искә алды. Авылның батыр егетләре Закировлар үзләренең кичерешләре белән уртаклаштылар.

Әсхәт Рәхимов мәчет манарасын күтәргән вакытта бик авырлык белән автокран алып кайтуын һәм Аллаһы Тәгалә аның эшләрен җайга салуын искә алды.

Имам-мөхтәсиб исә үзенең чыгышында авыл халкына мөрәҗәгать итеп, авылның төп нигезләрен онытмаска, авылга кайткалап искә төшереп торырга һәм мәчеткә дә  хәлдән килгәнчә булышып торырга киңәш итте. Буа мөхтәсибәте исеменнән Илмир хәзрәт мәчеткә бүләк  тапшырды.

Рәшид хәзрәт  аылда мәчет эшләп килгән дәвердән алып хәзерге көнгәчә ярдәм итүчеләргә мәчет исеменнән рәмәтләрен  әйтеп бүләкләр  бирде.

Ахырдан халык мәчетнең аскы катында әзерләнгән корбан ашы  табынында сыйланып утырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана