Чаллыда "Ак мәчет" мәдрәсәсендә укытучылар өчен конференция узды

11 октябрь 2019 ел 16:30
Чаллыда "Ак мәчет" мәдрәсәсендә укытучылар өчен конференция узды

10 октябрь көнне "Ак мәчет" мәдрәсәсендә Чаллы һәм күрше шәһәр мәчетләрендә якшәмбе дәресләрен алып баручы укытучылар өчен конференция булып узды. Чара кичке намаздан соң 17:00 сәгатьтә башланды һәм төнге намаз вакыты җитү белән тәмамланды. Конференция "Ак мәчет" мәдрәсәсе Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев һәм Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе урынбасары Фоат хәзрәт Мухаметовның мөгаллимнәрне сәламлау сүзләре белән башланды. Чара дәвамында "Чаллы Яр" мәхәлләсе имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Зияров мәчет мөгаллимләрен Казан шәһәрендә узган Татарстан мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумында алынган белем белән таныштырды. Үзенең чыгышында ул укырга килгән кешеләргә безнең республикада кабул ителгән Әбү Хәнифә мәзхәбе нигезендә ТР МДН тарафыннан хупланган белемне генә бирергә һәм мөселманнар арасында фетнә чыгаручы чит ил галимнәре идеологиясеннә кагылмаска чакырды. Чит идеологиянең безнең милләт, дәүләт таркалуына сәбәп булуын ассызыклады. Шулай ук мөселманнар арасында дини генә түгел, дөньяви белемле кешеләрнең дә кирәклеген әйтеп китте.

Чара азагында Коръән укып дога кылынды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана