Буа районы Килдураз авылында Мәүлид кичәсе узды

05 ноябрь 2019 ел 11:03
Буа районы Килдураз авылында Мәүлид кичәсе узды

4-нче ноябрь көнне Буа районы Килдураз авылы мәчетендә Мәүлид мәҗлесе булып узды. Мәҗлестә Үзәк мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Хәйбуллин, Буада яңа төзелеп килә торган мәчет имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин, авыл имам-хатыйбы Кадим хәзрәт Мөбәракшин һәм авыл халкы катнашты.

Кадим хәзрәт мәҗлесне вәгазь-нәсыйхәт белән башлап җибәрде. Рөстәм хәзрәт сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең кешелек дөньясына әйтеп бетергесез зур йогынты ясаганы турында сөйләде. Шамил хәзрәт бөтен авылдашларны Мәүлид ае белән тәбрик итте, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәр үрнәген үзебездә булдырып яшәргә кирәк икәнлеген аңлатты, Буада яңа төзелеп килә торган мәчеткә үзләренең өлешләрен кертүчеләргә рәхмәтен җиткерде. Мәүлид кичәсе әзерләнгән мул табын артында дәвам итте.   

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана