Кукмарада Мәүлид ашлары үткәрелә

15 ноябрь 2019 ел 10:06
Кукмарада Мәүлид ашлары үткәрелә

Барлык галәмнәргә Рәхмәт итеп җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган мөбарәк Рабигуль-әүвәл ае дәвамында шушы олуг шәхескә багышланган төрле чараларны  үткәрү җөмһүриятебездә күркәм гадәткә әверелде. Кукмара районында да әлеге ай башлану белән мәчетләрдә, мәдрәсәдә, шәхси йортларда Мәүлид ашлары уздырыла.

Күптән түгел Кукмара Үзәк мәчетендә “Мөселманнар җыены” дип аталган чара кысаларында Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тормышына, аның фидакарь эшчәнлегенә, күркәм холык сыйфатларына багышланган вәгазь  кичәсе уздырылды. Вәгазьдә  Казан шәһәренең “Динислам” мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибатуллин, район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Кукмара Үзәк мәчете имамы вазифаларын башкаручы Габделгалим хәзрәт Мәҗитов, катнашты. Бик мәгънәле, тирән эчтәлекле вәгазь кичәсеннән соң мәдрәсә ашханәсендә Мәүлид ашы үткәрелде.     

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана