Чүпрәледә балалар өчен Мәүлид бәйрәме узды

18 ноябрь 2019 ел 13:24
Чүпрәледә балалар өчен Мәүлид бәйрәме узды

Мөселманнар дөньясы бу көннәрдә Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в) нең туган көнен билгеләп  төрле чаралар үткәрә. Әлеге бәйрәм көн уңаеннан  Чүпрәле районында  дини мәҗлесләр уздырыла.

Мәүлид  аен  өлкәннәр бер-берсенә кунакка йөреп салаватлар әйтеп, вәгазь тыңлап, Коръән укып  үткәрсәләр,  Яңа Чүпрәле авыл мәчетендә  Мөхәммәд Мостафа (с.г. с.) пәйгамбәребез дөньяга килү хөрмәтенә малай-кызлар өчен махсус  кызыклы һәм мавыктыргыч бәйрәм үтте.

Районыбыз мөхтәсибе Данир хәзрәт  Шәрәфетдинов үзенең вәгазендә балаларны Пәйгамбәребез Мөхәммәд  (с.г.в.)  кебек зирәк, югары әхлаклы, укымышлы, абруйлы булырга өндәде, бәйрәм белән тәбрикләде.

Яңа Чүпрәле авылы мәчетенә  дини  белем алыра дистәләгән   бала йөри. Аларга  остазлар гарәп хәрефләрен, дин гыйлемен, намаз укырга өйрәтәләр, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең тормышын, күркәм холкын, могҗизаларын һәм һәркем өчен дә үрнәк булып торырдай эш-гамәлләре хакында сөйлиләр.

Бәйрәмдә балалар  яттан белгән сүрәләрен сөйләделәр , дини  белемнәрен ныгытуга  багышланган кызыклы уеннар уйнадылар, бүләкләр алдылар.  Соңыннан   “Амарант”  кафесы  җитәкчесе   Рәшидә ханым тарафыннан  корбан итләре белән әзерләгән  пылаулардан, тәмле ризыклардан  авыз иттеләр. Өйгә таралышыр алдыннан да махсус әзерләнгән бүләкләр алдылар.

Данир хәзрәт Шәрәфетдинов   балаларны сөендерер өчен бу көннәрдә  мәчеткә садакалар биреп, һәрдаим булышлык күрсәткән  иганәчеләргә, мәхәллә халкына ихлас күңелдән чиксез рәхмәтләрен җиткерә.

- Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә : ” Чынлыкта җәннәттә бер урын бар – аны сөенеч почмагы  диләр, бу урынга бары тик балаларны сөендергән кешеләр генә керер” – диде.  Балаларыбызны гүзәл әхлак үрнәгендә тәрбияләргә кирәк.  Шулай булганда гына безнең картлыгыбыз тыныч үтәр, балаларыбыз да инсафлы булыр, милләтебез дә югалмас.  Гүзәл әхлак, асыл тәрбия , әдәп – ул бетмәс - төкәнмәс хәзинә, -ди район мөхтәсибе.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана