Әлеге мәктәпнең спорт залында Ватан Геройлары көне алдыннан тантаналы чара узды. Утыз алты бала Ватанга тугрылык һәм яшь армияче антын бирде, шуннан соң алар үз мәктәпләрендә укучы гына түгел, чын кадет булдылар.
Бу истәлекле көндә укучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы урынбасары Сергей Тюнёв, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, район имам-мөхтәсибе Фәрхать хәзрәт Минсәгыйрев, ата-аналар исеменнән Елена Моисеева мөрәҗәгать итте. Алар барысы да балаларның яхшы укуларын, Ватанны яратуларын, алар белән горурлануларын теләделәр.