Кукмарадан – таба, Буадан – сыерчык оясы

27 февраль 2020 ел 16:59
Кукмарадан – таба, Буадан – сыерчык оясы

25 февраль, сишәмбе көнне, Кукмара район мәдәният йортында “Мөселман егетләре бәйгесе” дип исемләнгән чара үткәрелде. Бәйгедә Кукмара, Балтач һәм Буа мәдрәсәләре шәкертләреннән торган командалар 6 номинация буенча үзара ярышты.

Буа мәдрәсәсенең матбугат сәркатибе Шамил Вәлиуллин белдерүенчә, Буа шәкертләре Ринат Ибраһимов, Фәнис Гайнетдинов, Марат Хәйбуллин, Марат Шәйдуллов, Айдар Бикмиев бәйгегә көчле әзерлек белән барганнар. “Сәламләү” конкурсында һәр команда үзләре һәм  үз мәдрәсәләре турында кыскача мәгълүмат бирде, Буа шәкертләренең “Сәламләү” чыгышын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.  Чираттагы конкурста шәкертләр Коръән уку осталыкларын күрсәтте.  Аның шарты буенча команданың бер вәкиле Коръәннән бер кыска сүрә яки озын сүрәдән өзек укып  күрсәтергә тиеш булды. Бу номинауциядә Буа мәдрәсәсеннән  Ибрагимов Ринат катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр курсәтте.                                               

“Дини мәҗлестән күренеш” дип исемләнгән номинациянең  шарты буенча һәр команда алдан тәкъдим ителгән дини мәҗлесне сәхнә күренеше рәвешендә күрсәтергә тиеш иде: Буа шәкертләре “Никах” мәҗлесен  тормышны хәзерге заман яшьләре  күзаллаулары аша күрсәтеп, тамашачыларга балаларыбызга  кече яшьтән үк  дини тәрбия бирергә кирәклеге турында нәсихәт   бирделәр.

Конкурсның өченче этапы тагын да кызыклырак – фильм яки мультфильмны дини мотивка туры китереп, яңгыратырга кирәк иде.. Буа мәдрәсәсе бу сынауга креатив якын килгән: Леонид Гайдайның “Шурик маҗаралары” фильмын татарча яңгыратып, эчкечелеккә каршы көрәш темасын күтәргәннәр. Бу номинациядә  Буа шәкертләре  икенче урынны яулады.

Киләсе турда иҗадилыкны түгел, тапкырлыкны сынадылар. “ТАССР төзелүгә 100 ел” вакыйгасы уңаеннан татар мөселманнары тарихына багышланган   викторина сорауларына дөрес җавапны Буалылар күбрәк бирде.

Шулай итеп, конкурста Буалылар командасы беренче урынны яулады.. Аларга Кукмара бренды булган табалар һәм сарык йоныннан юрганнар тапшырдылар.. Бүләккә каршы бүләк дигәндәй, безнекеләр бәйге хуҗаларына бизәкле сыерчык оясы алып  бардылар.

Соңыннан командалар һәм чара кунаклары түгәрәк өстәл артында сыйландылар..

 Буа мәдрәсәсе коллективыннан шушы чараны  югары дәрәҗәдә оештыручы  Кукмара мәдрәсәсе мөдире Ришат хәзрәт Курамшинга зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Ватаныбыз, милләтебез өчен яхшылыклар, изгелекләр кылып күп еллар дәвамында хәзмәт итүегезне телибез. Бергәләшеп динебезнең үсешенә зур хәзмәт  куярга насыйп булсын!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана