Буа мөхтәсибәтендә – чаңгы ярышы

02 март 2020 ел 13:06
Буа мөхтәсибәтендә – чаңгы ярышы

1 мартта Буа мөхтәсибәте мәчетләр арасында чаңгы ярышы уздырды. Өйлә намазыннан соң мәхәлләләр тупланып, чаңгычылар җыелды. Фәһим хәзрәт Сөләйманов бу чараны ачып җибәрде. Мөхтәсибәттә спорт өчен җаваплы булган Марсель Салаватуллин көн тәртибе һәм кагыйдәләр белән таныштырып китте. Катнашучы мәчетләр бишәр кеше туплап эстафета (1,5 км) һәм масстарт (3 км) ярыштылар. Нәтиҗә ясалгач, урыннар билгеләнде.

Эстафета буенча:

1 урын - Иске Суыксу авылы мәчете,

2 урын - “Госман” мәчете,

3 урын - “Әниләр” мәчете.

Масстарт буенча:

1 урын – Ислам Гайнуллин (Иске Суыксу авылы)

2 урын –Сыраев Марат (Карлы авылы) 

3 урын – Гайнутдинов Фәнис (Иске Суыксу авылы)

Җиңүчеләргә мөхтәсибәт исеменнән сертификатлар, мактау грамоталары тапшырылды. Барлык катнашучылар Гөлсинә ханым Сөләйманова тәмле итеп пешергән кайнар ботка белән сыйланып, чәй эчтеләр. Бу чараны оештыручыларга: имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәткә, Марсель Салаватуллинга, Фәһим хәзрәткә рәхмәтләрен җиткерделәр. Мондый спорт чаралары районыбызда ел дәвамында үткәрелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана