Кариле мәчетенә 25 ел тулды

06 март 2020 ел 11:53
Кариле мәчетенә 25 ел тулды

Рәҗәб аеның 10-нчы көнендә (5-нче мартта) Балтач районы Кариле авылы халкы зур бәйрәмгә – мәчет ачылуга 25 ел уңаеннан багышланган чарага җыелды. Чара авылның мәдәният йортында, Норма урта мәктәбе укучыларының Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Әти кадере» әсәреннән алынган спектакльдән башланып китте. Дәһшәтле сугыш елларының ничек итеп гаиләләрдән әти-абыйларның алып китүен, ятимлекне, сагыну-югалтуларны күрсәткән бу тамаша, күпләрнең күңел хатирәләрен яңартып, йомшартып безне мизгелгә булса да шул вакыйгаларга алып кайткан кебек булды. Чарада Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең аппарат җитәкчесе Фәрит Вәлиев, Балтач районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидаил улы Гайнетдинов, Балтач районы имамнары, абыстайлары, авыл халкы, кунаклар катнашты. Авыл хәм мәхәллә тормышында актив катнашучы, ихтирамга лаеклы авылдашларыбыз мөфтият хәм мөхтәсибәтнең рәхмәт хатлары, бүләкләре белән бүләкләнделәр.

2019-нчы елда Кариле мәчетенең янкормасы яңа фарыз залы җиткерелеп сафка басты. Янкорманы төзүдә ярдәм күрсәткән шәхси эшмәкәрләргә, авыл халкына, авыл советы һәм барча ярдәм күрсәтүчеләргә Кариле мәхәлләсе мәчете зур рәхмәтен җиткерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана