Спас мөхтәсибәтендә 200 пакет азык-төлек таратылды

18 май 2020 ел 10:53
Спас мөхтәсибәтендә 200 пакет азык-төлек таратылды

Шушы көннәрдә Спас мөхтәсибәтендә мохтаҗларга 200 пакет күләмендә азык-төлек җыелмасы тарату чарасы үткәрелде. Әлеге изге эшкә ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев үзеннән зур өлеш кертте. Көн дә кирәк ашамлыклар, җиләк-җимешләр, хөрмә, кәнфитләр, бал тутырылган җыелмаларның 100 пакеты Болгар шәһәре, 100 пакеты Көек һәм Әҗмәр авылларына таратылды. Хәзерге вакытта дөньяда, илдә һәм республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, быел мәчетләрдә авыз ачу мәҗлесләре үткәрелми, ифтар әзерләү өчен азык-төлек инвалид, аз керемле, күп балалы, авыр хәлдә калган, мохтаҗ гаиләләрнең, өлкән кешеләрнең өйләренә китереп бирү рәвешендә тормышка ашырыла. Әлеге бай күчтәнәчләрне кардәшләребез куанып каршы алды. Спас районы мөхтәсибәте һәм имам-мөхтәсиб Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров күп еллар дәвамында авыз ачу чаралары һәм ярдәмнәрен күрсәтеп торучы Фоат Вәли улы Вәлиевка зур рәхмәтләрен җиткерә, аның эшендә һәм гаилә тормышында уңышлар юлдаш булуын тели. Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабул итсен!

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана