Бөгелмә мөхтәсибәте өлкән яшьтәгеләр өчен хәйрия акциясе үткәрде

14 июль 2020 ел 13:59
Бөгелмә мөхтәсибәте өлкән яшьтәгеләр өчен хәйрия акциясе үткәрде

Бөгелмә мөхтәсибәте өлкәннәр өчен чираттагы хәйрия акциясе үткәрде. Әлеге чара кысаларында мөхтәсибәт волонтерлары өлкән яшьтәге әби-бабайларга азык-төлек һәм өй өчен кирәк булган төрле әйберләр таратты.

Мөхтәсибәт тарафыннан уздырылучы әлеге игелек кылу акциясе уңаеннан Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Бөгелмә мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов түбәндәгеләрне билгеләп үтте: “Безнең динебез шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өнди һәм изге гамәлләрдә берләшергә чакыра. Моңа илтүче чараларның берсе булып – сәдака тора. Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисендә болай дигән: “Авыруларыгызны сәдака белән дәвалагыз”. Шуңа күрә сәдака Раббыбызга гыйбадәт кылуның иң мөһим юлларының берсе булуын исебездән чыгармасак иде”.

Өлкән яшьтәге кешеләргә булышу буенча уздырылган хәйрия акциясендә күрсәткән ярдәмнәре өчен Бөгелмә мөхтәсибәте “Ангелы Мира” оешмасына рәхмәтләрен җиткерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана