Чаллыда Корбан бәйрәме уңаеннан чаралар оештырылды

05 август 2020 ел 16:20
Чаллыда Корбан бәйрәме уңаеннан чаралар оештырылды

31 июль көнне бөтен дөнья мөселманнары изге бәйрәм - Корбан гаетен билгеләп үтте һәм гадәттәгечә Чаллы шәһәре мәчетләрендә әлеге көнгә багышланган хәйрия чаралары үткәрелә башлады. Корбан гаетенең икенче көнендә "ГЭС мәхәлләсе" мәчете "Болгар" хәйрия фонды белән берлектә 2-нче шәһәр хастаханәсендә һәм ветераннар госпиталендә коронавирус инфекциясе белән көрәшүче табибларга 150 порция пылау белән салат тараттылар. Шушы ук көнне "Ихлас" мәчете вәкилләре дә 150 табибны корбан итеннән пылау пешереп сыйлады, соңрак 500 кешегә корбан ите һәм мохтаҗ, күп балалы гаиләләргә 200 бүләк таратты. Шулай ук бәйрәм көннәрендә "Сөембикә" һәм "Туфан" мәчетләрендә 130 кешегә пылау һәм бүләкләр тапшырылды. 2-нче август көнне мөселман хатын-кызлар җәмгыяте Чаллы шәһәре мөхтәсибәте белән берлектә "Аль-Маида" ресторанында күп балалы һәм авыру балалы гаиләләр өчен корбан ашы уздырды. Әлеге чарага 63 кеше җыелды. Аларның барысына да бүләкләр һәм корбан итләре таратылды. 4-нче август көнне "Тәүбә" мәчетендә авыр тәрбиядәге балалар өчен корбан ашы үткәрелде.
Аллаһы Тәгалә кылган изге гамәлләребезне кабул итсен!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана