Татарстан мөфтиятенең Чистай районы мөхтәсибәте 4 нче ноябрь - Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "түгәрәк өстәл" утырышы уздырды

30 октябрь 2020 ел 17:11
Татарстан мөфтиятенең Чистай районы мөхтәсибәте 4 нче ноябрь - Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "түгәрәк өстәл" утырышы уздырды

Бүген, Рабигуль әүвәл аеның 13 нче көнендә (30 нчы октябрь), Татарстан мөфтиятенең Чистай районы мөхтәсибәте 4 нче ноябрь - Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара үткәрде. Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә узган «Безгә нәфрәт һәм ксенофобия белән бергә түгел» дип исемләнгән «түгәрәк өстәл» артына хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар, төрле милләтләр һәм конфессияләр вәкилләре җыелды.

Чистай районы мөхтәсибе Мөхәммәд Кыямов хәбәр иткәнчә, «түгәрәк өстәл» артында халыклар дуслыгы, толерантлык, милләтара һәм конфессияара татулык турында сүз барды. «Түгәрәк өстәл» нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде, аның буенча мондый чараларны кварталга бер тапкыр үткәрү планлаштырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана