Рамил хәзрәт Хөснетдинов КНИТУның Бөгелмә филиалы студентлары белән очрашты

02 ноябрь 2020 ел 17:23
Рамил хәзрәт Хөснетдинов КНИТУның Бөгелмә филиалы студентлары белән очрашты

Бүген, рабигыль-әүвәл аеның 16-нчы көнендә (2-нче ноябрьдә), Татарстанның Көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов Казан милли тикшеренү технология университетының (КНИТУ) Бөгелмә филиалында булды. Нәзарәт вәкиле биредә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан үткәрелгән чарада катнашты. Хәзрәт студентларга хәзерге вакытта мөселман календаренда Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган ай баруы хакында искә төшерде. Ул үзенең чыгышында Аллаһы илчесенең ﷺ тормыш юлы, миссиясе, эшчәнлеге, яшәеше, көнкүреше, әхлагы, күркәм гамәлләре турында сөйләде, ислам диненең татулык һәм тынычлык дине булуын аңлатып бирде. Ахырдан Рамил хәзрәт катнашучыларның сорауларына җавап бирде, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның «Ислам в 75 уроках» китабын бүләк итте. Ул әлеге басмадан Ислам диненә бәйле һәм һәрбер мөселманга кирәк булган белемнәрне (гакыйдә, гыйбадәт, әхлак, гомуми мәдәният, тәҗвид, пәйгамбәрләр тарихы һәм сира) табарга мөмкин булуын искәртте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана