Буа имамнары җыелышы узды

30 декабрь 2020 ел 17:09
Буа имамнары җыелышы узды

Имамнарның елны тәмамлау җыелышы 30 декабрь көнне “Әбү Хәнифә” мәчетендә үткәрелде. Ул имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов, авыл һәм шәһәр имамнары катнашында үтте. Җыелышны Илмир хәзрәт ачып җибәрде.

Рөстәм хәзрәт Хәйбуллин районыбызда дәгъвәт эшләре алып барылуы буенча отчет ясады. Фәһим хәзрәт Сөләйманов зиратларыбыз хакында сөйләде. “Әбү Хәнифә” мәчете имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин мәчетнең эшчәнлеге белән таныштырды. Килгән имамнарга төзелеш барганда акчалата ярдәм күрсәткән өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм әзер табын артына кунакларын дәште. Имамнарга мөхтәсибәтнең ноябрь аеның видеожурналы күрсәтелде. Өйлә җитәр алдыннан хәзрәтләр гыйнвар аена намаз вакытлары, мөхтәсибәт тарафыннан әзерләнгән Буа шәһәре мәчетләре сурәтләнгән 2021 елның календарен алып, мәхәлләләренә таралышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана