Чистайда яшүсмер кызлар татар телен белүдә сынашты

26 февраль 2021 ел 09:36
Чистайда яшүсмер кызлар татар телен белүдә сынашты

Дүшәмбе көнне "Камалия" ял hәм үсеш үзәгендә Халыкара туган телләр көненә багышлап Чәкчәк гаилә клубы тарафыннан "Тәрҗемәче" уены оештырылды.

Бу уенда татар телен ни дәрәҗәдә белүне сынап карар өчен яшүсмер кызлар җыелды.

Чәкчәк клубының җитәкчесе Эльмира Кыямова кызларны ике төркемгә бүлеп төрле биремнәр бирде.

Иң элек катнашучылар җиңел бирем үтәделәр: русча сүзләрнең татар теленә тәрҗемәсен әйтеп бирделәр. Анда катлаулы сүзләр дә күп иде.

Икенче раундта русча бирелгән фразеологик гыйбарәнең татарча вариантын әйтеп бирергә тиеш иделәр. Киләсе раундта татар мәкальләренең дәвамын искә төшерделәр. Дөрес җавап биргән өчен төркемнәр баллар җыйды. Уен дәвамында кагыйдәләр катлауланды - баллар иң беренче итеп бирелгән дөрес җавап өчен куелды. Аннары татар шигырьләренең дәвамын белүне тикшереп караганнан соң, кызларга төрле сүзләр бирелде, алар шул сүзләрдән бергәләшеп рифмага салынган кыска шигырь уйлап чыгардылар.

Чара ахырында катнашучыларның hәрберсенә бүләкләр тапшырылды, алар күтәренке кәеф hәм туган телеңә, милләтеңә горурлык хисе белән кайтып китте.

Шундый мөһим hәм күңелле чара өчен "Камалия" үзәгенә, Мөслимәләр җитәкчесе Шаязданова Лианага Аллаһның рәхмәте яусын, эшләр дәвамлы булсын.

Соңгы яңалыклар

Чистай районы Кызыл Ялан авылында корбан ашы узды

Әбубәкер хәзрәт "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында вәгазь сөйләде.

11 сентябрь 2017 ел 10:05

Тәтеш мөхтәсибәтендә - корбан ашлары

Әлеге чара авыл халкы өчен оештырылды.

11 сентябрь 2017 ел 09:47

Балаларга вәгазь сөйләделәр

Вәгазьне Ирек хәзрәт Сәләхиев сөйләде.

11 сентябрь 2017 ел 09:16

Шәкертләр ял итәргә чыкты

Ык елгасы яр буенда учакта тәмле ризыклар әзерләнгән иде.

08 сентябрь 2017 ел 13:53
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана