Бөгелмәдә татар теле дәресләренә йомгак ясалды

10 май 2021 ел 14:19
Бөгелмәдә татар теле дәресләренә йомгак ясалды

Рамазан аеның 26нчы көнендә Бөгелмə шәhәренең Үзəк мəчетендә татар теле дəреслəре укытуга йомгак ясалды. Иң элек укучылар белəн үткəннəрне кабатлауга, телне күпме дəрəжəдə үзлəштерə алуларын күздə тотып, командаларга бүленеп уен-дəрес үткəрелде. Укучылар бик телəп һəм актив катнаштылар. Нəтижəлəрдəн бик канəгать булдылар. Килəсе уку елында да шушы дəреслəрнең кабат əйлəнеп кайтуына ышанып, телəк белдереп калдылар.

Дəреснең икенче өлешендə Рамил хəзрəт Хөснетдинов укучыларны курсларны уңышлы тəмамлалаулары белəн котлады һəм аларга мөфти Камил хәзрәт исеменнән сертификатлар, ə укытучыларга рəхмəт хатлары тапшырды.

Йомгаклап шуны əйтəсе килə: алга таба да укучыларыбыз саны артып, татар теленең кирəклеген аңлап һəм аны саклап калу безнең бурычыбыз икəнен килəсе буыннар аңласын иде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана