Чистайда "Камалия" үзәгендә Мөхәммәтзакир Габделвахаб Камалов-Чистави турында лекция укыдылар

13 октябрь 2021 ел 16:08
Чистайда "Камалия" үзәгендә Мөхәммәтзакир Габделвахаб Камалов-Чистави турында лекция укыдылар

Чистайның "Камалия" тәрбия үзәгендә Россиянең XIX гасырдагы күренекле дин галимнәренең берсе, "Камалия" мәдрәсәсенә нигез салучы, шәех һәм Нәкышбәндия тәрикаты суфие, Чистай шәhәренең "Нур" мәчетен үз хисабына салдырып, шунда ярты гасырга якын имам булып торган, мәдрәсә мөгаллиме Мөхәммәтзакир Габделвахаб Камалов-Чистави турында лекция узды (1818-1893).

Әлеге лекция ишан хәзрәт Мөхәммәтзакир Камалов кайчандыр үз хисабына төзеткән элеккеге "Камалия" мәдрәсәсе бинасында "Алга" музеенда  Чистай шәhәре мөхтәсибәте hәм "Ак калфак" татар хатын- кызлары төзегән "Шәhәребезнең танылган шәхесләре" проекты кысаларында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел уңаеннан оештырылды. Хәзер бу бинада "Камалия" тәрбия үзәге урнашкан.

Лекцияне Чистай шәhәренең тарихчысы, танылган төбәкче, тарих фәннәре кандидаты Әлфия Хәкимова укыды. Ул Мөхәммәтзакир Камалов, аның гаиләсе, шәкертләре, танылган хезмәтләре турында бик күп кызыклы мәгьлүмат бирде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана