Бөгелмәдә "Сәлам" рухи-әхлак курслары узды

10 гыйнвар 2022 ел 10:42
Бөгелмәдә "Сәлам" рухи-әхлак курслары узды

Кышкы каникул чорында Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте балалар өчен "Сәлам" рухият-әхлак курслары оештырды. Алар шәһәрнең ике мәчетендә эшләде. Малайларны укыту-өйрәтү Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә алып барылды. Каникул көннәрендә алар Коръәннән һәр мөселманның намазларында кирәк була торган сүрәләрне ятладылар. Төрле мәчетләрнең имамнары алар белән әхлак дәресләре үткәрде. 

Курста укулар тәмамлангач, малайлар арасында азан әйтү бәйгесе үтте. Җиңүчеләргә -- дипломнар, бүләкләр, ә бәйгедә катнашкан барлык балаларга сертификатлар тапшырылды.

Кыз балалар өчен курс "Ирхәм" мәчетендә эшләде. Алар биредә намаз уку тәртипләрен өйрәнделәр, "Әд-Духа" сүрәсен ятладылар. Курс мөгаллимәләре кызлар өчен төрле уеннар, бәйгеләр, мастер-класслар үткәрде.

Смена төгәлләнү хөрмәтенә барлык балалар да бүләкләр алдылар, "Буцефал" ат спорты клубына экскурсиягә бардылар. Бу чаралар барысына да бик ошады, алар алдагы каникулда да шулай очрашырга теләк белдерделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана