Югары Ослан мөхтәсибәтендә 1100 еллык уңаеннан Коръән бәйгесе һәм викторина үтте

09 март 2022 ел 16:22
Югары Ослан мөхтәсибәтендә 1100 еллык уңаеннан Коръән бәйгесе һәм викторина үтте

7 март көнне Югары Ослан мөхтәсибәтенең "Салихҗан" мәчетендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында мәчетләрдә татар телен өйрәнүче балалар белән күркәм дини чаралар үтте. Әлеге чара балаларга кыска гына вәгазь-нәсыйхәт, тарихи вакыйгалар белән бәйле Шәһре Болгар җирлеге турында презентация - Болгар халкының тормышы, яшәү рәвеше, аларның ислам динен кабул итүләре турында иде. Балалар арасында Коръән сүрәләрен уку бәйгесе һәм "Мин Шәһре Болгар турында нәрсә беләм” темасына викторина уздырылды, һәр җиңүчегә һәм катнашучы балаларга мөхтәсибәт тарафыннан төрле-төрле призлар, бүләкләр тапшырылды. Чаралар җәмәгать белән өйлә намазын укып, тәмле чәйләр белән тамамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана