Әгерҗе мөхтәсибәтендә “Аллаһның күркәм исемнәре” дигән бәйге узды

25 февраль 2025 ел 12:36
Әгерҗе мөхтәсибәтендә “Аллаһның күркәм исемнәре” дигән  бәйге узды

Рамазан ае башланырга санаулы көннәр калганда, Әгерҗе мөхтәсибәтенең  “Нур мәчетендә балалар арасында “Аллаһның күркәм исемнәре” дип аталган бәйге узды. Анда Әгерҗедән, Яңавыл, Ямурза, Исәнбай, Чишмә авылларыннан 24 ир бала һәм кыз бала катнашты. 

– Пәйгамбәребез ﷺнең “Аллаһның 99 исеме бар. Кем дә кем аларны саный һәм алар белән Раббыбызны зикер итә, аның алдында җәннәт ишекләре ачылыр” дигән сүзләре бар. Санау ул һәрберсен ятлап чыгу дигән сүз генә түгел, без алар буенча гамәл кылырга, ягъни тормышыбызны аларга салынган мәгънә буенча алып барырга тиешбез, – дигән сүзләр белән башлады чараны район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин. Әйтик, Аллаһның бер исеме әс-Сәмиг (мәгънәсе – ишетүче) икәнен белгәч, үзеңне гайбәт сөйләүдән, әл-Басыйр (күрүче) булуын белгән хәлдә гөнаһ эш эшләүдән тыярга кирәк. Авырыйсың икән, Аллаһка әй-Шәфий (шифа бирүче) дип дога кылырга, тәүбә иткәндә йә-Гафур (гафу итүче) дип эндәшергә мөмкин. Димәк, Аллаһның исемнәрен белү – ул тәрбия чарасы да.

Бәйгедә катнашкан балалар да Аллаһның исемнәрен ятлау белән генә чикләнмәделәр. Жюри вәкилләре алардан мәгънәсен аңлатуын да сорады. Жюри вәкиләре арасында “Хәсән” мәчете имамы Хәлим хәзрәт Якупов, Чишмә мәчете имамы, Болгар ислам академиясе шәкерте Мөхәммәд хәзрәт Корбанов, якташыбыз, Мәскәүнең җәмигъ мәчете имамы Дамирҗан хәзрәт Зәйнетдинов бар иде. Алар, һәр бала белән Аллаһның исеме турында әңгәмә корып, үзенә күрә бер тәрбия дәресе алып бардылар.

Балалар да сынатмадылар. Иң кечкенә катнашучылардан (Әгерҗедән 5 яшьлек Мәрьям Гыйззәтуллина һәм Ямурзадан 4 яшьлек Имран Хәкимов) алып 16 яшькә кадәргеләрнең һәркайсы белгәннәрен җиткерергә ашыкты.

Ә Аллаһ исемнәрен, балалар, чыннан да, белә. Әнә Ямурзадан Әминә Сәхипова 68 исемен атаса, Чишмәдән Нуриман  Корбановныкы 90 га якын (!) булды. Башка балалар да сынатмадылар.

– Без Исәнбай авылыннан алты бала алып килгән идек. Һәркайсы Аллаһның 30-40 исемен атый алдылар. Рәхмәт шәкертләремә, – диде мөгаллимәләре Наилә ханым Шәйдуллина. – Бу балаларның барысы да мәчетебезгә дини укуларга да йөриләр. Без алар белән атнага ике тапкыр шөгыльләнәбез: намаз уку кагыйдәләрен өйрәнәбез, сүрәләр ятлыйбыз. Әлбәттә, Аллаһ исемнәрен дә кабатлыйбыз...

Бәйгедә катнашкан балаларның барысына да истәлек бүләкләре тапшырылды. Көндезге намазны укыганнан соң мәдрәсәдә төшке аш белән хушландылар.

Изге ай башланыр алдыннан оештырылган бу чара балаларның күңеленә якты нур өстәми калмагандыр.

– Бик канәгать булып, алдагы бәйгеләрдә дә катнашу теләге белән кайттылар шәкертләрем, – диде Наилә ханым да.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
Rambler's Top100