Мөфти Татарстанның онкология диспансерында гыйбадәт бүлмәсе ачты

01 июнь 2018 ел 11:31
Мөфти Татарстанның онкология диспансерында гыйбадәт бүлмәсе ачты

Бүген Республика онкология диспансерында мөселманнар өчен гыйбадәт бүлмәсе ачылды.

Бүлмәдә намаз уку һәм тәһарәт алу өчен шартлар тудырылган һәм Диния нәзарәте хәзрәтләре авырулар белән рухи әңгәмәләр үткәреләчәк. Гыйбадәт бүлмәсе берьюлы ун кешене сыйдыра.

Гыйбадәт бүлмәсе бер ай эчендә Диния Нәзарәте белгечләре һәм башка дин кардәшләребезнең тырышлыгы белән эшләнде. Хастананәдә христиан динендәгеләр өчен дә махсус бүлмә эшли.

Гыйбадәт бүлмәсен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе ачып җибәрде. Тантанада шулай ук Республиканың Клиник Онкодиспансер баш табибы Илгиз Һидиятов, аның урынбасарлары Илсур Шәймарданов, Гөлшат Дәүләтшина һәм Владимир Жаворонков катнаштылар. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ассызыклаганча, гыйбадәт бүлмәсен Рамазан аенда ачу – бик уңышлы, чөнки бу айда изгелекләр өчен Аллаһы Тәгалә савапны арттырып бирә. “Шушы бүлмәне булдыру – дин кардәшләребез өчен бик зур бүләк булды”, – диде ул.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт юнәлеше җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров: “Кеше авыру-сырхау хәлендә булганда Аллаһыны искә төшерә, Аның рәхмәтенә, ярдәменә өметләнә, дога белән мөрәҗәгать итә. Ләкин хастанәдән чыгып мәчеткә бара алмый. Шуңа күрә хастаханәләрдә гыйбадәт бүлмәләрен ачу бик мөһим. Әлхәмдүлилләһ, бүгенге көндә МКДЦ, РКБ, ДРКБ, 7 нче хастаханәдә гыйбадәт бүлмәләре эшли. Әлеге бүлмәләрдә Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре авыру кешеләр белән рухи әңгәмәләр үткәрәләр, Коръән укыйлар, намаз укырга өйрәтәләр”, – дип белдерде һәм аны булдыруда тырышкан кешеләргә рәхмәт сүзләре ирештерде. Моннан тыш, рухи әңгәмәләр үткәреп "Зәкят" Хәйрия фонды хезмәткәрләре Республика наркодиспансеры һәм Анжела Вавилова исемендәге балалар Хосписына йөриләр. 

Бүлмә ачылышы барышында шулай ук Татарстан мөфтие һәм Республика онкология диспансеры баш табибы аерым очрашып хезмәттәшлекнең юнәлешләрен киңәйтү турында сөйләштеләр.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана