Кенар Абилгасановка дәвалану өчен 100 000 сумга якын акча җыелды. 300 000 сум таләп ителә

13 июль 2018 ел 08:39
Кенар Абилгасановка дәвалану өчен 100 000 сумга якын акча җыелды. 300 000 сум таләп ителә

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Зәкят” хәйрия фондының 4 яшьлек Кенар Абилгасановка тиз арада ярдәм итү өндәмәсен күпләгән битараф булмаган кешеләр кабул итеп алды. Дәвалану өчен 300 000 сум таләп ителә. Малай – Әзербайҗан гражданины һәм аңа бары түләүле медицина ярдәме генә күрсәтелә ала. Шуңа да карамастан, Кенарның тормышы куркыныч астында – аның тумыштан йөрәге авырта һәм тиз арада операция ясау таләп ителә. Бала тамагына начар ашый, ябыккан, ул тиз арый һәм тыны кысыла. Кан тамырларында ярыклар булу сәбәпле, Кенарның үпкәләре кан белән тула. Операция ясау аңа гадәти көч-куәткә ия малай булырга ярдәм итәчәк. Ярдәм итү өчен 7715 номерына ЗАКЯТ сүзен язып смс юлларга (50 сум) яки 639002629014626229 Сбербанк картасына (Әлмәтов И.М. картасы) акча күчерергә мөмкин. Кенарның әти-әнисе көн саен Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап дога кылалар. Баланың язмышына битараф калмасак иде!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана