VI мөселман яшьләре форумына багышланган матбугат очрашуы узды

18 июль 2018 ел 13:53
VI мөселман яшьләре форумына багышланган матбугат очрашуы узды

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “VI мөселман яшьләре форумы турында” матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова җавап бирде.

"Билгеле, ислам дине халкыбызның формалашуында һәм аның үсешендә төп роль уйнаган. Әби-бабаларыбыз ислам динен гәүһәр ташы сыман кадерләп, саклап безгә тапшырдылар. Безнең мөфтиятебезнең максаты – бабаларыбыздан мирас булып килгән динне саклап, аны киләсе буыннарга тапшырып калдыру. Ислам ул – өлкән яшьтәгеләр өчен генә түгел, ул яшәеш дине. Шуңа күрә Диния нәзарәте төрле юнәлешләрдә эш алып бара. Шушы юнәлешләрнең иң мөһиме – яшьләр сәясәте. Максатыбыз – киләчәк буынга игътибарыбызны юнәлтеп, аларны тәрбияләү", - дип белдерде Татарстан мөфтие урынбасары.

Билгеле булганча, быел Болгарда 22-29 июль көннәрендә үтәчәк VI мөселман яшьләре форумында Татарстан, Мари Эл, Чувашия, Удмуртия, Башкортстан, Оренбург, Әстерхан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Самара, Саратов, Чиләбе, Төмән, Подольск, Көньяк Сахалиннан 18 яшьтән алып 35 яшькәчә булган яшь мөселманнар катнашачак. Форумның махсус кунагы – галим һәм остаз Әбу Әли Әл-Әшгари. Форум көннәрендә катнашучылар ислам дине нигезләре, хәдис гыйлеме, гакыйдә һәм фикъһе буенча белем алачак. Дәрес һәм лекцияләрдән тыш, белем үзләштерүчеләрне бай эчтәлекле күңел ачу программасы көтә: викториналар, мастер-класслар, тренинглар, күңелле стартлар һәм төрле спорт ярышлары. Җәйге форум, гадәттәгечә, палаткаларда үтәчәк. Яшьләр биредә белем алып кына калмыйча, үзләрен спорт ягыннан камилләштерә, төрле тренинглар, мастер-классларда катнаша алачак. "Быел форумга уктан атучыларны чакырдык. Алар яшьләргә кызыклы мастер класс күрсәтерләр дип ышанабыз", –  диде Айгөл Биктимерова.

Чараның төшкә кадәр булган өлешендә форум катнашучыларына дәресләр бирелсә, көннең икенче яртысы күңел ачуга юнәлдереләчәк. 

22 июльдән 29 июльгә кадәр дәвам итәчәк мөселман яшьләре форумына Татарстан, Мари Эл, Чувашия, Удмуртия, Башкортстан, Оренбург, Әстрхан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Самара, Саратов, Чиләбе, Төмән, Подольск, Көньяк Сахалиннан катнашучылар килүе көтелә. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана