Казанда иртәгә татар дин әһелләре форумы үз эшен башлап җибәрә

18 июль 2018 ел 16:25
Казанда иртәгә татар дин әһелләре форумы үз эшен башлап җибәрә

   Иртәгә 19 июльдә  «Милли тормыш һәм дин» IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы эшен башлап җибәрә. Ике көн дәвамында узачак әлеге чарада Татарстаннан 80 дин әһеле, барлыгы Россиянең 70 төбәгеннән һәм  28 чит илдән 1100 делегат катнашыр дип көтелә. «Мәрҗани эзеннән барсак югалмабыз» исеме астында Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгы һәм «Милли тормыш һәм дин» IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының беренче көнендә 4 секция эшләячәк. ТР Мәдәният министрлыгында "Татар дөньясында ислам дине белән бәйле изге, танылган урыннарны барлау һәм туристик маршрутлар булдыру", IT-парк бинасында "Балаларга милли тәрбия, дини белем бирү өлкәсендә тупланган тәҗрибә һәм проблемалар",  «Казан» милли мәдәният үзәгендә «Ислам һәм татар дөньясы» концепциясен тормышка ашыру мәсьәләләре һәм Татарстан Фәннәр Академиясендә "Татар халкының рухи мирасын барлау һәм халыкка кайтаруда дин әһелләренең роле" секцияләр утырышы узачак.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Татар халкының рухи мирасын барлау һәм халыкка кайтаруда дин әһелләренең роле" секциясе эшендә модератор буларак чыгыш ясаячак. Секция эше 14.30 - 17.00сәг. кадәр дәвам итәчәк.

12.00-12.30 сәг. "Мәрҗәни" мәчетендә мөфти Камил хәзрәт катнашында җәмәгать белән өйлә намазы укылачак.   

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана