Балык бистәсе районы Яңавыл авылында яңа мәчет ачылды

22 июль 2018 ел 15:05
Балык бистәсе районы Яңавыл авылында яңа мәчет ачылды

  Бүген Балык бистәсе районы Яңавыл авылында яңа төзелгән “Әхмәтсафа” мәчетенең тантаналы ачылышы узды. Әлеге чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан мөфтиенең территорияләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Балык бистәсе районы башлыгы Илдар Таҗетдинов, район имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов һәм Рус Православ чиркәве вәкиле – Отец Владимир һәм Отец Алексей һ.б. катнашты.

“Мәчетнең һәрбер кирпече үзенчәлекле, ул тарихи орнаментлар булуы белән уникаль. Бина бүгенге стандартларга туры килә торган югары сыйфатлы төзелеш материалларыннан төзелгән. Мәчетнең тышкы күренеше халкыбызның борынгы традицияләрен чагылдыра. Шунысы куанычлы, киләчәк буынга без рухи мирас итеп ислам динен саклаучы шундый зиннәтле мәдәният обектларын калдыра алабыз”, – дип белдерде Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин мөфтиятнең матбугат хезмәтенә биргән әңгәмәсендә.

Әлеге күркәм вакыйгада шулай ук күренекле дин әһелләре, Яңавыл һәм күрше авыл җирлекләреннән килгән вәкилләр катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана