"Хәләл" комитетын Ирек хәзрәт Җиһаншин җитәкләде

23 июль 2018 ел 11:42
"Хәләл" комитетын Ирек хәзрәт Җиһаншин җитәкләде

23 июльдән Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карары белән Ирек хәзрәт Җиһаншин “Хәләл” стандартлары буенча комитет Рәисе итеп билгеләнде.

Бүгенге көнгә кадәр Ирек Җиһаншин Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры булып эшләде. Фондны ул 2016 елдан бирле җитәкләде.

Ирек хәзрәт “Мәрҗәни” мәчете имамы, Россия ислам университеты проректоры, “Хәләл” стандартлары буенча комитет Рәисе урынбасары һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең беркетмәләр бүлеге мөдире булып эшләде.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” комитеты 2005 елда хәләл продукция җитештерүен контрольдә тоту һәм алга этәрү максаты белән оештырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана