Болгарда VI мөселман яшьләре форумы уза

25 июль 2018 ел 17:14
Болгарда VI мөселман яшьләре форумы уза

Болгарда  22-29 июль көннәрендә VI мөселман яшьләре форумы уза.  

Форумда катнашучылар 22  июльдә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатихасын алу белән тарихи Болгарга юл алдылар. Җәйге ял итү һәм белем алу форумының программасы эчтәлекле. Яшь мөселманнар өйлә намазына кадәр белем алса, төшке аштан соң алар төрле тренинглар, квест яисә мастер-класслар белән мәшгуль. Гыйлемле остазлардан белем алу белән беррәттән форумда катнашучылар үзләренең сәламәтлекләре турында да онытмыйлар. Бик теләп төрле спорт ярышларында катнашалар һәм татар халкының милли уеннарын да искә алалар.

Әйтик, кичә генә мөселман туташлары аулак өй уздырдылар. Татар халкының милли гореф-гадәтләрен һәм борынгы йолаларын искә алып “Кич утыру” оештырдылар. Алар чигү чиктеләр, тәмләп коймак пешерделәр һәм мөселман егетләрен чәй белән сыйладылар.

Егетләр исә үзләренең булдыклыкларын ук атуда сынадылар. Элгәре мастер-класста катнашсалар, соңыннан уктан ату турнирында ярыштылар. Уктан ату Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләренә мөрәҗәгать итсәк, аларның берсендә ул балаларны уктан атарга, йөзәргә һәм атта йөрергә өйрәтергә кушкан. Шул сәбәпле мөселман егетләре өчен бу спорт төре бер дә чит түгел, киресенчә мөһим спорт төрләренең берсе. Иң очкын күзлеләрдән беренче урынны яулаган Туганаев Рамазан, икенче урынны Хафизов Рөстәм, өченче булып Бикмөхәммәтов Салих табылды. Заманчарак ату коралы булган арбалет ярышында беренче урын Гыйрфанетдинов Азатка, икенче урын Исмәгыйлев Альмирга, өченче урын Газыймов Русланга бирелде.

Бүген мөселман яшьләре Болгар белән таныштылар, тарихи урыннарда экскурсиядә булдылар.

Җомга көнне форумда катнашучылар Татарстан мөселманнары мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашачак.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана