Мөфти Әлмәт Җәмигъ мәчетендә һәм "Нур" мөселман башлангыч мәктәбендә булды

25 июль 2018 ел 22:47
Мөфти Әлмәт Җәмигъ мәчетендә һәм "Нур" мөселман башлангыч мәктәбендә булды

Әлмәт шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт мөхтәсибәтендә дә булды. Район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов республика мөфтиенә Әлмәт Җәмигъ мәчетенең ишегалдын һәм әйләнә-тирәсен төзекләндерү ниятләрен җиткерде. Әлмәт Җәмигъ мәчетендә дә ремонт эшләре көтелә.

Алга таба Камил хәзрәт "Нур" мөселман башлангыч мәктәбен карады, ул үз ишекләрен яңа уку елына ачарга тиеш. Яшь мөселманнар өчен мәктәп Әлмәт кызлар мәдрәсәсе янында - Волгоградская урамында урнашкан. Мөфти биредә ремонт эшләренең барышы белән танышты, якын арада барлык төзекләндерү эшләрен тәмамларга уйлыйлар. Яңа уку елыннан мөселман мәктәбенә 12 малай һәм 12 кызны алырга мөмкин булачак. "Нур" мөселман башлангыч мәктәбе Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге астында эшләячәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана