Татарстан мөфтиенә Болгариядән кино төшерүчеләр килде

26 июль 2018 ел 18:51
Татарстан мөфтиенә Болгариядән кино төшерүчеләр килде

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә Болгариядән “Доли Медия Студио” дип исемләнгән кино төшерүче иҗат төркеме килде. Алар София шәһәреннән Казанга «Между крестом и полумесяцем» документаль фильмын әзерләү максатыннан килгәннәр. Проект Милли кино – Болгария Республикасы Мәдәният министрлыгы үзәге ярдәмендә тормышка ашырыла.

Телевизион төркем белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең эш кабинетында очрашты. Кунакларның сүзләренә караганда, фильмда безнең эраның VII гасырында Идел буе һәм Дунай Болгарстанының барлыкка килүе, аның үсеше, ислам һәм православие кабул итүләре, дәүләт төзелеше, фәндәге казанышлар турында сөйләү планлаштырыла. Телевизион проектның максаты – әлеге ике державада күп гасырлар дәвамында һәм хәзер Болгария һәм Татарстан Республикаларында сакланып килүче дини толерантлыкны күрсәтү. Телевизион делегация Казан, Болгар, Биләр, Зөя турында тарихи артефактларны да төшерде.

Татарстан мөфтиеннән хәзерге Татарстанда диннәр арасында толерантлык, ислам динендәге толерантлык турында сорадылар. Камил хәзрәт халыкара дәрәҗәдәге югары ислам уку йорты буларак Болгар ислам академиясенең әһәмияте һәм мөмкинлекләре турында сөйләде.

Кунаклар Татарстанда кино төшерүдән алган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Шунысы гаҗәп: телевизион төркем режиссеры Константин Буров бүләк иткән борынгы сувенир алфавит хәзерге иске татар алфавиты белән охшаш булып чыкты. “Тамырлар бер – Аспарух һәм Котраг Кубрат ханның уллары”, – дип елмайды мөфти. Болгария иҗат төркеме республикабыз мөфтиенә кызыклы интервью һәм эчтәлекле әңгәмә өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана