Россия ислам институты һәм Казан ислам университетына укырга чакырабыз!

30 июль 2018 ел 14:58
Россия ислам институты һәм Казан ислам университетына укырга чакырабыз!

Россия ислам институты белән Казан ислам университетында абитуриентлардан гаризалар кабул итү дәвам итә. Кабул итү комиссиясенә гаризаларны 14 августка кадәр тапшырырга мөмкин. РИИда югары дини һәм дөньяви белемне теология, ислам фәннәре факультетларында укып алып була.

Теология факультетын тәмамлаган студентларга түбәндәге юнәлешләр һәм белгечлекләр буенча дәүләт үрнәгендәге диплом тапшырылачак:

- Теология, профиль: Ислам теологиясе (бакалавриат, магистратура);

- Лингвистика, профиль: Чит телләр белэн мәдәниятне укыту теориясе һәм практикасы; Чит телләр һәм өйрәнүче телләрнең ил мәдәнияте (бакалавриат, магистратура);

- Икътисад, профиль: Ислам икътисады (бакалавриат);

- Журналистика, профиль: Массакүләм мәгълүмат чаралары (Ислам журналистикасы) (бакалавриат).

Шулай ук, ислам фәннәре факультетында дин әһелләре әзерләү буенча түбәндәге белгечлекләр:

- Дини оешмалар өчен хезмәткәрләр һәм дини персонал әзерләү (ислам фәннәре бакалавриаты);

- Дини оешмалар өчен хезмәткәрләр һәм дини персонал әзерләү, профиль: Коръән фәннәре (Коръән фәннәре бакалавриаты);

- Дини оешмалар өчен хезмәткәрләр һәм дини персонал әзерләү (бакалавриат).

Барлык юнәлешләр буенча көндезге, читтән торып, кичке уку бүлекләре бар. Шулай ук, “Теология” юнәлеше буенча дистанцион белем бирү технологияләрен файдаланып уку-укыту мөмкинчеге тәкъдим ителә. Көндезге бүлектә укучы студентларга тулай торак бирелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана